Актанышның «Без бергә» волонтерлары СВОдагы солдатларга дроннардан саклаучы япмалар тегәчәк
Махсус япмалар подразделениеләрне дошман пилотсыз очкычларыннан сакларга ярдәм итә. Бу эшләнмәнең үтә ныклы булуы аны мобиль носилка буларак кулланырга да мөмкинлек бирә. Актанышның «Без бергә» волонтерлары махсус хәрби операциядәге якташ солдатларга дроннардан саклаучы япмалар тегәргә әзерләнә.
Бу көннәрдә Актаныштан махсус хәрби операция зонасына юлга кузгалачак гуманитар ярдәм әзерләү тулы куәткә гөрли. Гуманитар йөк якынча 16 ноябрь тирәсендә юлга кузгалачак.
Аерым кешеләр, гаиләләр, эшмәкәрләр, кече авыллар, авыл җирлекләре, оешма- предприятиеләр азык-төлек, җылы кием, гигиена кирәк-яраклары һәм акчалата ярдәмнәрен "Яшьлек" яшьләр үзәгендә урнашкан "Без бергә" фондына алып киләләр.
Бу изге эштә балалар да катнаша: шушы көннәрдә генә кадет мәктәбенең 6 А сыйныфы укучысы Ислам әнисе Наиләгә 500 сум акча күчерткән. Җәйге каникулларда эшләп алган акчаларын солдатларга ярдәм өчен күчерүче балаларга рәхмәттән башка сүз юк.
"Балаларны патриотик рухта тәрбияләгәннәре өчен ата — аналарга зур рәхмәт, ә балаларның мәктәптә 4-5 билгеләренә генә укуларын телибез"- ди "Без бергә" фонды волонтеры Фирдания Нуруллина.
Махсус хәрби операциядәге якташлар үтенече буенча иганәчеләр яңа мотоцикл сатып алганнар, ул гуманитар йөк белән бергә кайнар ноктага җибәреләчәк. Фонд шулай ук москит челтәрләрен үрү өчен материаллар кайтарткан, әлеге материаллар авыл җирлекләрендәге волонтерларыбызга таратыла.
Актанышлылар соңгы вакытта Минзәлә, Биектау һәм Югары Ослан волонтерлары белән тыгыз элемтә урнаштырган, киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлиләр. Биектау волонтерлары уналтынчы гуманитар йөк белән җибәрү өчен арзан бәядән сыйфатлы термобелье белән тәэмин итә.
Актаныш эшмәкәрләре Аида һәм Айгиз Фәрдиевларның да гел кайгыртуын тоеп тора волонтерларыбыз. Һәр гуманитар ярдәм барышында Фәрдиевләрнең кошчылык фабрикасы күп күләмдә вакуумлы савыттагы ит, башка кирәк-яраклар озатты. Хәзер дә акчалата ярдәмнәрен кызганмыйлар.
"Без бергә" төркеменең актив волонтеры Лилия Гикрамина җитәкчелегендә тиздән хәрбиләр өчен дроннарга каршы япмалар тегү башланачак. Махсус материаллардан япма өлгеләрен сызып кисәләр, Яңа Әлем авылындагы игелекле райондашыбыз тегәргә ризалык биргән. Бәлки тагын теләк булдыручылар табылыр, оста куллы тегүчеләребезне солдатларга ярдәм итәргә чакырабыз. Бу махсус япмалар подразделениеләрне дошманның пилотсыз очкычларыннан һәм төнге прицеллардан сакларга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев