Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Безгә язалар: Рәхмәтем чиксез!

Өлкэннэр ункөнлеге узды, хэзер инвалидлар ункөнлеге дә тәмамланып килә.

Хуҗалык башлыгыбыз Илус Ярмиев былтыр көз көне йортымның эчен штукатуркалатып, тушэмне ясатып, стенасын обойлатып, яңа мебельлэр алып биргэн иде. Ел саен корбан итлэреннэн, кучтэнэчлэреннэн калдырмый. Яңа Әлем җирлегендәге Башак" хуҗалыгы директоры
Илус Ярмиевка, Актаныш районы инвалидлар оешма житэкчесе Фэйрузэ Разетдиновага, Яңа Әлем башлангыч инвалидлар оешма җитэкчесе Гөлчэчэк Фасиковага, эшлэгэн эшчелэргэ рэхмэтлэрем чиксез. 
Безнең Әлем авылында өч Соц хезмәткәр эшли Мирзаһитова Гөлназ, Ахметова Флорида, Сәүбанова Рәзифә.Алар өчеседә мактауга лаеклы. 
Өй чиста, керләр юылган, тәмле итеп ашарга пешкэн.Кызлар белән килешеп яшибез, Аллага шокер.
Фельдшер, врачлар килеп тора. Клубта эшләуче китапхәнәче Риммага да зур рәхмәт. 

Һәрбер кешегэ сәламэтлек, бәхет, сабырлык, гайлә бәхете  телим. Ходай Тәгалә  ярдәменнән,мәрхәмәтеннән, рәхмәтеннән ташламасын.Амин! 

1 төркем инвалид Гаффанова Флүсә әбиегез. Яңа Әлем авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев