Чын күңелдән ярдәм: Махсус хәрби операциядәге райондашларыбызның гаиләләренә утын кайтару дәвам итә
Актаныш районы җитәкчелегенә утын кайтартуда ярдәм сорап 38 гаилә мөрәҗәгать иткән иде.
Ут эчендәге якташларыбыз барыбызның да күңел түрендә. Алар үз-үзләрен аямыйча дроннар һөҗүме астында неонацизмга каршы көрәшүләрен дәвам итәләр. Батыр уллар тәрбияләп үстергән әти-әниләре, ирләрен, әтиләрен өзелеп көтүче хатыннары, балаларының хис-кичерешләренә, тормыш-көнкүрешләренә беркем дә битараф түгел.
Аерым йорт белән яшәүчеләргә утынның беркайчан да артык булганы юк, район җитәкчелеге, утын белән тәэмин итәбез дип хәбәр биргәч, якыннары махсус хәрби операциядә катнашучы 38 гаилә хакимияткә ярдәм сорап гариза язды.
Бүген каты көнкүреш калдыклары полигоны янына агачлар кайтарылып, өелеп тора.
Бу агачларны кисү эшләренә "Коммунсервис-Актаныш", "УЭНКВ" һәм "ИТК" оешмалары җәлеп ителде. Көннәр буранлап торса да эшчеләр хезмәт фронтында. Моторлы кул пычкылары белән агачларны бүкәнлиләр. Йөк төяүче техникалар КамАЗ автомобильләренә утын түмәрләрен салып тора, машиналар махсус хәрби операциядәге якташларыбыз яшәгән авыл җирлекләренә юл тота.
- Утын кисү, авылларга җибәрү эшен башлаганга 1 атна була . Татар Суыксуы, Түке, Такталачык авылларына утын барып җитте инде. Заявкалар каян килә, шунда илтеп торабыз, бернинди тоткарлык юк,- ди "Коммунсервис" МУП эшчесе Ришат Мәхмүтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев