Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Игътибар һәм хәстәрлек күрсәтеп

Районыбызда инвалидлар декадасы изгелекле эшләр белән дәвам итә. Миһербанлык һәм шәфкатьлелек декадасы ул.

Безнең кешелек дәрәҗәбез ярдәмгә мохтаҗларга булган мөнәсәбәтебез белән үлчәнә. Бүген Аккүз авылында гомер иткән Харисовлар гаиләсендә булдык. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм җирлек җитәкчесе Галина Имамова Гүзәл Харисовага мәрхәмәтлелек визиты белән килделәр. 

Район башлыгы Ленар Рафак улы сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле Гүзәл белән ихлас аралашты, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. Җанлы әңгәмә барышында Гүзәлне мәктәптән килеп укытучылар өендә укыталар икәнен белдек. Буш вакытларын да кыз файдасыз үткәрми. Җырлый, браслетлар бәйли, телевизордан төрле тапшырулар һәм кинолар карый. Бер генә кулы белән эшли алса да, алмаз мозаикасын җыя, гимнастика да ясый.

Гүзәлнең әнисе Гөлназ ханым билгеләвенчә:

— Врачларга күренеп торабыз. Табиблар үзләре дә килә. Тышка сирәк булса да, әкренләп чыгабыз. Проблемаларга килгәндә, әле менә памперслары бәләкәйләнде, шуңа медкомиссия үтәбез. Ял итәргә, Аллага шөкер, Түбән Камага шифаханәгә йөрибез. Елына 2 тапкыр шифаханәдә реабилитация үтә.

Шулай ук Гөлназ ханым гозерен дә җиткерде. Гүзәлгә электрлы, куәтле коляска кирәк икән. Әлбәттә, мондый коляска бик зур бәя тора. Ләкин, кем белә, бәлки сәламәтлеккә туймаган яшь райондашыбызның һәм аның якыннарының теләге чынга ашыр. Очрашу барышында гаиләнең яшәү, дәвалану шартлары, нинди төр ярдәм кирәклеге белән җентекләп кызыксынылды. Дарулар вакытында булып тора, тоткарлыклар юк, диделәр. Районыбызның инвалидлар оешмасына һәм ярдәмләшкән авылдашларына да гаилә чиксез рәхмәтле.

— Әле 9 сыйныфта укыйм. Браслетлар ясау миңа бик ошый. Минем өчен очрашу бик күңелле, рәхәт булды. Рәхмәт зур итеп, ди Гүзәл.

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк. Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк. Бер назлы сүз һәм игътибар мең дарудан көчлерәк, диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев