Йөрәктән йөрәккә – Ватан сакчыларына ихлас ярдәм!
Актанышның 1 нче мәктәбендә ел саен укучлыра һәм ата-налар, укытучылар катнашында “Йөрәктән йөрәккә” дигән көзге ярминкә үткәрелә. Быел дүртенче тапкыр оештырылган игелекле чараның төп максаты – илебез тынычлыгын һәм халкыбыз иминлеген саклап, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм күрсәтү.
Иртәнге сәгатьләрдән үк мәктәп ихатасында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде: һәр тарафта күңелле җырлар, балаларның шат авазлары яңгырап торды, ә ярминкә өстәлләре өйдә пешерелгән тәмле ризыклар, кондитер әйберләре, бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка нигъмәтләрдән сыгылып торды.
Бу изге эшкә укучылар, укытучылар һәм ата-аналар бердәм кушылды, һәркем, мөмкинлегеннән чыгып, үз өлешен кертте.
Ярминкә гаҗәеп җылы һәм күңелле узды, — диләр укытучылар. — Ярминкәгә килүчеләр әйберләрне теләп сатып алды, чөнки һәркем изге максатка үз өлешен кертергә тырышты.

Ярминкәдә 133 мең 181 сум акча җыелды. Бу сумма тулысынча якташ батырларыбызның сорауларын канәгатьләндерүгә тотылды. “Без бергә” хәйрия фонды волонтёрлары белән берлектә сугышчыларга кирәк-яраклар исемлеге төзиләр. Җыелган акчага маскировка челтәрләре үрү өчен 10 төргәк спанбонд, 4 автоном дизель җылыткычы, 5 рация, пантеноллы 16 тартма дымлы сөлгеләр сатып алалар.
Барлык әйберләрне дә Актаныш районында эшләп килүче «Без бергә» хәйрия фондына тапшыралар, волонтёрлар аларны махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга җибәрәчәк.

Акциядә мәктәпнең «Юнармия» отряды аеруча актив катнаша. Егет-кызлар әйберләрне тартмаларга тутырырга булышты һәм үз куллары белән фондка илтеп тапшырдылар.
Безнең юнармейчылар һәрвакыт игелекле гамәлләргә кушылырга әзер, — ди мәктәпнең оештыручысы Миләүшә Аграпова. — Мондый чаралар балаларда җаваплылык, ватанпәрвәрлек һәм ил сакчыларына хөрмәт хисе тәрбияли.

Укучыларның, укытучыларның, әти-әниләрнең һәм волонтёрларның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә фонд әһәмиятле һәм кирәкле әйберләр белән тулыланды. Бу тагын бер кат бердәмлектә — көч, ә игелекнең һәрвакыт әйләнеп кайтуын раслый торган гамәл.
«Йөрәктән йөрәккә» ярминкәсе быел да шулай итеп игелек һәм мәрхәмәт бәйрәменә әверелде. Ул көзге уңышка сөенү генә түгел, ә изге ният, башкаларны кайгырту, һәм Ватан сакчыларына чын күңелдән рәхмәт белдерү көне дә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев