Күңел җылысын биреп: Иске Байсарда мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре хәйрия концерты куйды
8 нче декабрь көнне Иске Байсар мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан «Күңел җылысын биреп» дип исемләнгән зур хәйрия концерты узды.
Кул эшләреннән һәм пешергән ризыклардан ярминкә оештырылды. Концертта катнашкан Аккүз, Чуракай, Богады мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре белән берлектә моңлы җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүзләр белән бергә үрелеп барган тетрәндергеч искиткеч концерт булды.Концерттан һәм ярминкәдән кергән акчалар Хәйрия фондына тапшырыла.
Барыгызга да чын күңелдән һәм тамашачылар исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.үз изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын!
Бердәм булыйк, бергә булыйк!
Фәнзилә Хәйриева, Иске Байсар мәдәният йорты директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев