Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Күренекле якташыбыз Вәсим Вахитов 20 мөмкинлеге чикләнгән райондашыбызны «Актаныш таңнары»на яздырды

Районыбызда традициягә кергән инвалидлар декадасын игелек һәм мәрхәмәт ункөнлеге дип атасак та була. Чөнки бу вакытта янәшәбездәге ярдәмгә мохтаҗларга аеруча игътибар арта.

Казан шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыятен озак еллар җитәкләүче, бик күп игелекле гамәлләр кылып яшәүче Әгъбәс авылы егете Вәсим Вахитов бу декада кысаларында тагы да ярдәм кулы сузды. 2024 елның беренче яртыеллыгына 20 инвалидны "Актаныш таңнары" газетасына яздырды. Вәсим абыйның бу ярдәме беренче тапкыр гына түгел.

Алдагы елларда да авылдашларын район газетасына яздырып килде ул. Мөмкинлекләре чикләнеп, саулыкларыннан калган хатын-кызлар, ир-атлар аз булса да авыру-сыкрауларыннан аерылып торсын өчен район газетасы менә дигән мөмкинлек.

 

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең "Актаныш таңнары" газетасында район яңалыкларыннан тыш республика хәбәрләре дә басыла. Димәк, газетабыз Татарстан, Россия киңлекләрен колачлый, шул ягы белән дә аңа язылу отышлы. 

 

Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова, инвалидлар декадасы кысаларында иганәчеләрнең берничә ел рәттән мөмкинлекләре чикләнгәннәргә район газетасы яздыруы бик кирәкле чара, ди. Быел әлеге меценатлар сафын Вәсим Хуҗаҗан улы тулыландырды.

 

- Вәсим Вахитов районыбызның игелекле улы. Аның туган ягының социаль-икътисади, рухи ярдәмен санап бетергесез. Бу юлы ул инвалидларыбызны кайгыртты, аларны мәгълүматлы итү өчен подписка белән бүләкләде. Бик зур рәхмәт аңа!-ди Фәйрүзә Сөнгать кызы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев