Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

«Форпост» оешмасы активистлары мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга өй-ихата тирәләрен кардан чистартырга булыша

Яз бик матур килә, әмма башка еллар белән чагыштырганда, сигез тапкырга күбрәк яуган карны кояш җылысы гына күз ачып йомганчы эретеп бетерә алмас.

Шуңа күрә дә районнның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе утырышында Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов шәхси йортларда яшәүчеләргә өй тирәләрен, урамдагы кар сулары аккан торбаларны чистартып куярга чакырды. Йорт, башка хуҗалык корылмаларының түбәләрен, дивар кырыйларын кардан арындыру мөһим. Тәне сау-сәламәт кешедән дә шактый көч таләп итә торган кар чистарту эше мөмкинлеге чикләнгәннәргә аеруча проблемалы. Районыбызның "Форпост" оешмасы активистлары Актанышта яшәүче  III төркем инвалид Рәфит Хафизовка ярдәмгә килделәр. Йорт түбәсен һәм йорт территориясен кардан чистартуда булыштылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев