Рәхмәтле сәлам: Махсус хәрби операциядәге солдатлар Актаныш волонтерларына хәбәр юллады
«Актаныш» хәрәкәте волонтерлары махсус хәрби операциядәге солдатларга төрле яклы ярдәм оештыра. Балалар иҗат үзәгендә урнашкан ярдәм пунктыннан утлы нокталарга бик күпләп маскировка челтәрләре озаттылар. Сугышчылар райондашларыбызга рәхмәт әйтеп видео, фотосәламнәр юллый.
«Актаныш» волонтерлар хәрәкәте тарафыннан әзерләнгән маскировка челтәрләре махсус хәрби операция зонасына даими рәвештә җибәрелеп тора. Балалар иҗат үзәгендә, авыл җирлекләрендә бик күп райондашларыбыз көче белән сугыш утыннан саклаучы япмаларны үрү актив төстә оештырыла. Аларны волонтерларыбыз, нигездә, Яр Чаллы волонтерлары аша махсус хәрби операция зонасына озата. Шунысы сөендерә, райондашларыбызның игелекле гамәлләре заяга түгел, ут эчендәге сугышчылар үзләренең рәхмәтләрен җиткерә. Әле генә Донецк Халык республикасындагы 74 реактив дивизион бригадасы (ДНР) видеохәбәр юллады.
- «Актаныш» хәрәкәте! Маскировка челтәрләре өчен бик зур рәхмәт! Аларныбез позицияләрне һәм техникаларны каплау өчен кулланабыз. Тагын бер кат зур рәхмәт! Җиңү безнең якта булачак!- ди сугышчылар.
Белгород юнәлешендәге 34 нче Тау бригадасы сугышчылары да «Актаныш» хәрәкәте юллаган маскировка челтәрләрен тотып төшкән фотосурәтләрен җибәргәннәр.

«Актаныш» хәрәкәте волонтеры Илина Арслановага солдатлар шәхси рәхмәтләрен дә җиткерәләр, маскировка челтәрләре эченнән килеп чыккан сюрприз-күчтәнәчләр аларның кәефен күтәрә, җиңүгә рухландыра.

Әйе, чын күңелдән, җиңү өчен, дип эшләнгән бу ятьмәләр батырларыбызның гомерен сакласын, яу кырында бирешмичә, алга таба барырга ярдәм итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев