Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Социаль хезмәткәрләр- авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең соңгы таяну ноктасы

Бүген, 8 июнь- Социаль хезмәткәрләр көне.

Актаныш районы «Игелек үзәге» халыккка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре Сауванова Рәзифә Мирхәлим кызы 28 ел дәвамында социаль хезмәткәр булып эшли. Социаль хезмәткәр һөнәре бер дә җиңелләрдән түгел. Балачакта Рәзифә барлык кызлар кебек үк ул табибә булырга хыяллана, ләкин социаль хезмәткәр һөнәрен сайлавына бер дә үкенми. Чөнки бу һөнәр дә кешеләргә ярдәм итү белән бәйле.

Башта Рәзифәгә социаль хезмәткәр эше авыр бирелде. Көн саен бик күп төрле эш башкарырга туры килә, ул шунда ук үз карамагындагылар белән уртак телне таба алмый җәфаланды, әмма үзенә барысын да өйрәнергә һәм өлкәннәргә ярдәм итү максатын куеп алга атлады.

28 ел дәвамында Рәзифәгә бик күп авыр мизгелләр кичерергә туры килде, бу чорда күп кенә хезмәттәшләре эштән киттеләр. Ләкин Рәзифә үз һөнәренә тугрылыклы булып, барлык авырлыкларны кичерә белде. Әйе, социаль хезмәткәр эше җаваплылык, сабырлык һәм интуициянең көчле булуын да таләп итә. Гадәттә Рәзифә һәр кичне үзе тәрбияләгән өлкәннәргә шалтыратып хәлләрен белә. Бер кичне аның тәрбиясендәге бер кеше телефон трубкасын алмаган. Тыныч йөрәк белән өлкәнебез инде йокларга яткан дип уйларга да мөмкин иде. Ләкин Рәзифәнең күңеле нидер сизенде, ул торды да ярдәмгә мохтаҗ әлеге кеше янына китте.  Капка һәм ишекләр бикле иде, ишек шакыганга җавап бирүче булмады. Рәзифә полициягә шалтыратты. Участок инспекторы күршеләр шаһитлыгында ишекне каерып ачарга киңәш итте. Бергәләп шулай эшләделәр дә. Ярый әле вакытында өлгерделәр-  паралич суккан әби ишек төбендә идәндә ята иде. Шунда ук социаль хезмәткәр ашыгыч ярдәмгә шалтыратты. Әбекәй бүгенгә кадәр исән калырга ярдәм иткән үзен караучы социаль хезмәткәренә- олы йөрәкле, мәрхәмәтле 54 яшьлек ханымга рәхмәтле.

Авырлыклар, бәла-казалар яки кайгыга дучар булганда, кешеләр туганнарына, дусларына һәм якыннарына мөрәҗәгать итәләр, ә туганнары булмаганда, алар социаль хезмәткәрләргә баралар. Һәм авыр тормыш ситуациясендә калганда социаль хезмәткәрләр карамагындагы өлкән яшьтәгеләр еш кына аларга гына шалтыраталар.

Социаль хезмәткәрләр- беркайчан да артка чигенә алмый торган кешеләр, алар- өметсезлек һәм ялгызлыктан коткаручылар. Социаль хезмәткәрләр- авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең соңгы таяну ноктасы. Кайбер кешеләр өчен социаль ярдәм яңадан яши башлау өчен соңгы шанс, мөмкинлек ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев