Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Ункөнлек кысаларында «Нур» хуҗалыгы инвалидларны күчтәнәчләр белән сөендерде

Инвалидлар декадасы уңаеннан «Нур» хуҗалыгы Уразай авыл җирлегендә яшәүче инвалидларны сөендерде,беренче һәм икенче төркем инвалидларга азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлары тапшырды.

Актаныш районында инвалидлар декадасы — ел саен үткәрелә торган чара, аның максаты-   мөмкинлекләре чикле гражданнарга ярдәм күрсәтү һәм җәмәгатьчелек игътибарын тагы да ныграк аларның ихтыяҗларын хәл итүгә юнәлтү.

Декада уңаеннан «Нур» хуҗалыгы Уразай авыл җирлегендә яшәүче инвалидларга карата изгелек акциясе оештырды. Беренче һәм икенче төркем инвалидларга кирәк-яраклар белән тулы азык-төлек пакетлары тапшырылды.

Хуҗалык вәкилләре билгеләп узганча, мондый акцияләр инде матур традициягә әйләнгән һәм ел саен Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев