Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Зөбәер волонтерлары бөтен авыл белән үргән маскировка челтәрләрен гуманитар фондка тапшырдылар
Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен чын күңелдән борчылалар. Бу сүзләр генә түгел- ярдәм итү көн саен конкрет һәм кирәкле эшләрдә чагыла.
Зөбәер авылы халкының инициативасы чын патриотизм һәм бердәмлекнең чираттагы үрнәге. Җирле активистлар чираттагы 10 га 6 метр зурлыктагы маскировка челтәрен үрүне төгәлләделәр. Бу инде мондый беренче эш түгел.
Процесс инде күптән җайга салынган. Җирле мәдәният йортында берничә ел махсус станок тора. Авыл чатында өмәгә чыгарга өндәү барлыкка килсә, халык бердәм җавап бирә. Волонтерлар материаллар турында алдан кайгырталар: кирәкле хаки төсендәге тукыманы маркетплейслардан сатып алалар.
Эш җайга салынган схема буенча бара. Кемдер тукыманы тар тасмаларга кисә, икенчеләре, икенчеләре аларны челтәр тукымага үрә. Кичләрен клубка бөтен гаиләләре белән килүчеләр дә бар, бу эшне гадәти ял итүдән күпкә мөһимрәк дип саныйлар. Пенсионерлар да актив ярдәм итәләр, үзләренең бәяләп бетергесез өлешләрен кертәләр.
«Иң мөһиме, безнең ир-атлар алгы сызыкта бу ярдәмне тоеп, алар турында туган якта һәрвакыт истә ттуларын һәм көтүләрен белеп торсыннар. Исән — сау әйләнеп кайтсыннар», - диләр волонтерлар.
Бу юлы маскировка япмасын ясауда 25 кеше катнашты. Оештыручылар Ләйлә Салихҗанова һәм ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурзидә Хаҗипова: "һәркем җиңүгә үз өлешен кертергә тырыша. Аллаһы Тәгалә безнең егетләрне якласын һәм ярдәм итсен!», диләр.

Зөбәерлеләр өчен «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән әйтем аерым мәгънәгә ия. Авылның өч кешесе хәзерге вакытта илнең киләчәген яклый. Марат Җәмилов һәм Илнур Хәкимов операциянең беренче көннәрендә үк хәрби хезмәткә алынганнар. Ә Марат Салихҗанов, хәрби бурычын үтәп, үз теләге белән контракт төзегән һәм хезмәт итүен дәвам итә.
Маскировка ятьмәләре-тукыма кисәге генә түгел, ә сугышчыларны һәм техниканы дошман разведкасыннан яшерә торган иң мөһим саклану чарасы. Тылда кайгыртучан куллар белән үрелгән һәр ятьмә-алгы сызыктагы тормышны саклап калу өчен тагын бер мөмкинлек ул. Зөбәерлеләр моны аңлый һәм алга таба да игелекле эшләргә әзер. Волонтерлар хезмәте -авылны фронт белән бәйләүче һәм авыр юлда якташларын саклаучы җеп ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев