Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Волонтёрлык — йөрәк аша килә!

Бүген 5 декабрь, Россиядә волонтерлар көне. «Без бергә» коммерцияле булмаган фонд волонтеры Фирдания Нуруллина белән әңгәмә кордык. «Волонтерлык-йөрәк аша килә!» ди Фирдания апа.

Актаныш районындагы волонтёрлык хәрәкәте дистәләрчә игелекле кешеләрне берләштерә. Шушы изге эш белән янып-көеп яшәүчеләрнең берсе — Фирдания Нуруллина. Ул ирекле ярдәм эшенә улы махсус хәрби операциягә чакырылгач килгән. Бүген Фирдания ханым — «Без бергә» инициативасының иң актив әгъзаларының берсе.

Мин бары тик файдалы булырга теләдем

— «Яшьлек» яшьләр үзәгендәге волонтёрлар төркеменә мин улым махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгәч, посылкалар тутырырга килдем. Ул беренчеләрдән булып яу кырына китте. Улыма, башка сугышчыларга ничек булса да ярдәм күрсәтергә теләдем. Шул рәвешле мин «Без бергә» командасына килеп кушылдым, — дип искә ала Фирдания Нуруллина.

Эшенең беренче адымнарын ул Гөлинә Иделбаева, Гөлинә Галимова һәм Лилия Гикрамина белән бергәләп башлый. 2024 елның апрелендә сәламәтлеге какшау сәбәпле, Гөлинә эштән читләшергә мәҗбүр була, волонтерлык хәрәкәтенең төп вазыйфалары  Лилия, Гөлназ, Резеда, Элина һәм Фирдания ханымнарга кала.

«Без бергә» фондының барлыкка килүе

Актаныш районында волонтерлык хәрәкәтен һәм сугышчыларга ярдәмне тагы да системалырак итү максатыннан, яңа коммерцияле булмаган фонд булдыру турында карар кабул ителә.

— Документларны рәсмиләштерүгә якынча ярты ел вакыт китте. Фонд директоры итеп Лилия Гикрамина билгеләнде, ул искиткеч зур эш башкарды. Хәзер без Актаныш районында берпдәнбер Россия Юстиция министрлыгында теркәлгән коммерцияле булмаган оешма, бар эшләребезне дә законлы төстә алып барабыз, — ди Фирдания ханым.

Бүгенге көндә төп эш, нигездә, ике волонтёр — Фирдания һәм Лилия җилкәсендә. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр кимеми, турыдан - туры яу кырындагы сугышчан полклар, аларның командирлары һәм якташларыбыз белән элемтәдә торалар. Һәр сорауга мөмкин кадәр тиз җавап бирергә тырышалар. Әле генә Донецк өлкәсендә Покровское юнәлешендә алга баручы 1232 полкка ярдәм җибәрделәр. Анда безнең Актаныш егетләре дә хезмәт итә. Алгы сызыктан чыгучыларга җир астында блиндажлар ясарга такталар, капларга кара полиэтиленнар җибәрделәр. 
Маскировка челтәрләренә ихтыяҗ зур, чөнки блиндажларны, окопларны, машина, танкларны дошман  күзеннән, дроннардан сакларга кирәк.

Районыбызның бик күп авыллары волонтёрлык хәрәкәтенә кушылган: Аеш, Иске Сәфәр, Зөбәердә, Иске Кормашта маскировка челтәрләре үрелә, Зөбәердә хәтта җәй көнендә дә туктап тормадылар. Аскы Актаныштагы пенсионерлар да соңгы вакытта бу эшкә кушылды. Суыклар башлануга, авыллардагы хатын-кызлар солдатларның сәламәтлеген сакларга тез каплагычлар, билбаулар бәйлиләр.

 

— 60 яшькә кадәр мин волонтёрлыкның ни икәнен дә белми идем. Беркайчан бу эш белән шөгыльләнермен дип уйламадым. Сугышлар турында бары тик әти-әниләр сөйләгәннәрдән, китаплардан укып белдек. Бүгенге хәлләр булыр дип башыбызга да китерми идек, — дип сөйли волонтерлык турында Фирдания апа.

Олы йөрәкле ана уллары яу кырында булган егетләрнең әти-әниләре, хатыннары, балаларының халәтен бик яхшы аңлый, һәр югалтуны йөрәге аша кичерә.

— Ватанпәрвәр егетләребез арасында һәлак булганнар да, каты яралылар да бар. Минем улым да икенче тапкыр яраланып, хәзер дәвалану курслары уза. Дүрт ел буена дәвам иткән вакыйгаларны күз яшьләрсез искә алу авыр. Әмма нәкъ менә шушы кичергәннәр көч бирә. Чын йөрәктән эшләнгән игелек тукталмый ул.

Кайбер волонтёрлар ару-талчыгу аркасында вакытлыча читләшсәләр дә, янәдән волонтерлыкка әйләнеп кайталар:

— Без егетләрне ташлау турында уйламыйбыз да. Теләк бер: дөньяда тынычлык булсын, һәм якташларыбызны кунакларга чакырып, аларны хөрмәтләп, белән бары бәйрәмнәрдә генә очрашырга язсын!

Ярдәм кулын сузучыларга рәхмәт

Даими ярдәм күрсәтүчеләр саны соңгы арада  кимесә дә, волонтерлар Актанышның берничә эшмәкәренә үзләренә ышанган кебек ышана: 

— Эшмәкәрләр Алмаз Каюмов, Айгиз Фәрдиев, Айзат Газизҗановка ярдәм сорап кайчан гына мөрәҗәгать итсәк, беркайчан да кире какмыйлар. Аларга зур рәхмәт.

Авыл җирлекләрендәге волонтерлар да авырсынмый эшләрен дәвам итә: маскировка челтәрләре үрә, җылы оеклар бәйли, кирәк-яраклар җыя, ел әйләнәсе игелекле гамәлләр тукталмый.

Игелектә — яшь чикләре юк

Волонтёрлык Фирдания Нуруллинаның яшәешенең аерылгысыз бер өлешенә әверелгән:

— Бу — бурыч түгел. Бу — күңел халәте. Без кулдан килгәнне эшлибез. Ә күңел җылысы белән сугарылган гамәлләр беркайчан туктамаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев