Яңа елда бәйрәм каникуллары 11 көн булачак: 2025 елга ял көннәре календаре чыкты
Киләсе 2025 елны каршылаган вакытта Яңа ел яллары 11 көн дәвам итәчәк. Каникул 2024 елның 29 декабрендә башлана һәм 2025 елның 8 гыйнварында тәмамланачак, дип хәбәр итә РФ Хезмәт министрлыгы.
Май бәйрәмнәрендә россиялеләр 2025 елда дүртәр көн — 1 майдан 4 майга кадәр һәм 8 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк.
Бәйрәм көннәренең тулы календаре түбәндәгечә:
- 2024 елның 29 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр;
- 22 февральдән 23 февральгә кадәр;
- 8 марттан 9 мартка кадәр;
- 1 майдан 4 майга кадәр;
- 8 майдан 11 майга кадәр;
- 12 июньнән 15 июньгә кадәр;
- 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр;
- 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 8 гыйнварына кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев