Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле?

«Татар-информ», «Ә безнең ишегалдында» конкурсында тавыш җыярга ярдәм итәбез, дигән мошенникларга ышанмаска чакырды

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Ә безнең ишегалдында» республика конкурсы уздыра. Әлеге бәйгедә Актаныш районының Иске Кормаш авылында яшәүче Тәрҗимә һәм Данияр Әскәровлар гаиләсе дә катнашуын хәбәр иткән идек. Тавыш бирүнең беренче көнендә үк мошенниклар Әскәровларга социаль челтәрләр аша накрутка ярдәмендә (ялган тавыш җыю) җиңү вәгъдә итеп элемтәгә чыкканнар. Бер тавыш бер сум акча белән бәяләнгән. Тавыш биргән кешеләргә дә бу хакта хәбәр җибәргәннәр. Иртә белән үк Тәрҗимә апа «Әгәр мондый рәвештә конкурсны оештыралар икән, бу дөрес буламы соң?» дип гаҗизләнеп тә элемтәгә чыккач, аптырап калдым. Сәламәт кешеләрдән калышмыйча дөнья көткән, кышкы салкын көннәрдә авылдашларына бәйрәм рухы тудырып, тырыша-тырыша кар сыннары ясаган гади авыл кешеләре шуннан соң гаделлеккә ышанычы каламы? Кайбер төр конкурсларның әйләнә-тирәдәге тар даирәне җиңдерү өчен генә оештырылганын белеп-аңлап торсак та, Тәрҗимә һәм Данияр кебек җир кешеләренә дәүләт оешмалары бәйгеләренең икейөзлелеккә корылмаганын ничек аңлатасың?

Чирен яшергән үлгән, дигәндәй, әлеге проблеманы шунда ук "Татар-информ"дагы коллегаларыбызга җиткердем. Андагы журналистлар да бу хәлгә бик гаҗәпләнде. Тикшерә торгач, мошенникларның тагын берничә конкурста катнашучыларга накрутка тәкъдиме белән чыгулары ачыкланды. 

"Татар-информ" бу мошенниклар белән аралашудан качарга чакыра. Тавышларны накрутка ярдәмендә арттыручылар конкурстан төшереп калдырылачак.

Ишегалларының иң яхшы кышкы бизәлешенә тавыш бирү 23 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Беренче этапның 10 җиңүчесе финалга чыга. 

27-29 гыйнвар көннәрендә «Татар-информ» сайтында һәм Telegram-каналында 10 финалист арасында янә тавыш бирү узачак. 31 гыйнварда өч җиңүче билгеле булачак. Аларны акчалата бүләкләр көтә.

Әскәровларның эшләре 21нче сан астында, конкурсантларның эшләреннән соң озын исемлек куелган. Иң элек  21 нче сан янында билгегә, аннан исемлек ахырындагы тавыш бирү нотасына басарга кирәк. Драконы, зайцы и снежные танки: голосуйте за лучший зимний двор в Татарстане

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев