Актаныш

Актаныш районы

16+
Ишеттегезме әле?

Татарстан халкын рекордлы озын кышкы яллар көтә

Татарстан халкы, Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр кебек үк, кышкы ялга 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр чыгачак. Әлеге график берьюлы мәктәп каникуллары һәм гомумдәүләт Яңа ел бәйрәмнәре өчен дә расланган.

 

 

Шулай итеп, россиялеләрне тоташ 12 көнлек ял чоры көтә. Эшкә һәм укуга гражданнар 2026 елның 12 гыйнварында, дүшәмбе көнне генә керешәчәк.

Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб билгеләп үткәнчә, алда торган кышкы каникуллар соңгы еллар арасында рекордлы булачак. Соңгы 12 ел дәвамында бәйрәм яллары, гадәттә, 10–11 көннән артмаган, әмма киләсе елда ял һәм эш көннәренең уңышлы туры килүе халыкка өстәмә ял көне бүләк итәчәк.

Декабрь азагындагы бәйрәм алды атнасы да күпчелек эшләүчеләр өчен кыскартылган булачак. Чынлыкта, тулы эш көннәре булып дүшәмбе һәм сишәмбе генә кала. Ә инде 31 декабрь, чәршәмбе көнне, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренең озын ял чоры башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев