Актаныш балалары «Калейдоскоп» театры артистлары белән юл кагыйдәләрен үтәргә өйрәнделәр
Бүген Актаныш районында кунакта Чаллы шәһәренең «Калейдоскоп» театры артистлары булды.
Артистлар "Яшьлек" яшьләр үзәгендә район үзәгенең балалар бакчалары нәниләренә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган спектакль тәкъдим итте.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова балалар бакчасына йөрүче нәниләрне юлларда юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрергә чакырып чыгыш ясады.
Бигрәк тә язгы, җәйге җылы көннәрдә урамнарда машина юлларына йөгереп чыкмаска, өлкәннәр белән җитәкләшеп кенә йөрергә, машинага утыргач, иминлек каешларын эләктерергә кушты.
«Калейдоскоп» интерактив театры артистлары исә балаларны космоска, күптән түгел генә беренче космонавтыбыз Юрий Гагарин сәхәт кылган галәмгә сәяхәткә алып китте.
Күк геройларын кызлар, малайлар юл билгеләре белән таныштырды, кагыйдәләрне белүләрен төрле биремнәр чишеп күрсәтте. Район үзәгендәге балалар бакчасына йөрүче 300 бала әлеге эчтәлекле чараны тамаша кылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев