Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Бөек Җиңүгә рәхмәт!

Җиңү көне якынлашкан саен, күңелләрдә дулкынлану, Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларына каршы батырларча көрәшкән ата-бабаларыбыз белән горурлану, аларга рәхмәт хисләре тагы да көчәя. Шушы халәтне райондашларыбыз белән уртаклашып, ЮИД отрядлары укучылары «Георгий тасмасы» акциясе үткәрде. Алар Юл куркынычсызлыгы ДБУның Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм «БлагоДарение» хәйрия фонды волонтёрлары, җитәкчесе Ләйсән Ибраһимова белән бергә бүген Актаныш урамнарындагы авылдашларыбызны Бөек Җиңү көне белән котладылар.

Шушы халәтне райондашларыбыз белән уртаклашып, ЮИД отрядлары укучылары «Георгий тасмасы» акциясе үткәрде. Алар Юл куркынычсызлыгы ДБУның Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм «БлагоДарение» хәйрия фонды волонтёрлары, җитәкчесе Ләйсән Ибраһимова белән бергә бүген Актаныш урамнарындагы  авылдашларыбызны Бөек Җиңү көне белән котладылар.

Укучылар кулларына кызлы сары һәм кара төсләр чиратлашкан тасмалар, юл йөрү кагыйдәләре язылган белешмәлекләр, котлау открыткалары тоткан, ә йөрәкләрендә — зур рәхмәт хисләре. Алар урамнан баручыларның, шулай ук паркта ял итүчеләрнең күкрәкләренә Георгий тасмалары тактылар, Җиңү көне белән ихлас котлауларын җиткерделәр.

Кемдер ашыгып барган җиреннән туктап калды, кемдер рәхмәт сүзләре әйтте, ә кемдер, тын гына елмаеп, хатирәләрен барлады.

Георгий тасмасы — гади акция генә түгел. Бу — буыннар арасындагы күренмәс җеп. Бу — хәтерне саклау. Бу — “онытмыйбыз” дигән сүзләрнең гамәлгә әверелүе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев