Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары Түбән Камада районыбыз данын яклый

Районыбызда «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы узуы турында язган идек. Әлеге бәйгедә район мәктәпләре командалары арасында Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары беренче урынга лаек булдылар. Җиңүче «Крутые педали» командасы республикакүләм «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында катнашу хокукын алды.

         23 май көнне яшь юл хәрәкәте инспекторларыбыз Түбән Кама шәһәренә юл кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен исбатлап күрсәтергә юл тотты. "Кама Артегы" лагере территориясендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 56 команда көч сынаша. Команда составындагы 9-11 яшьлек ике кыз һәм ике егет шәхси һәм команда зачеты өчен көрәшәчәк. Ярышларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү осталыгы тикшереләчәк. Шулай ук велосипед йөртүдәге осталыклары бәяләнәчәк. Моннан тыш юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча теория имтиханы бирү күздә тотыла.

             "Крутые педали" командасын Актанышның икенче санлы мәктәбенең педагог-оештыручысы Айгөл Хәбибуллина җитәкли.

"Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе бүген дә дәвам итә. Район юл хәрәкәте инспекциясенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова хәбәр итүенчә, республика конкурсында катнашучылар дүрт девизионга бүленгәннәр. Ак, кызыл, сары, яшел девизионнарны Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җитәкли. Баш комиссар- Юл патруль хәрәкәтенең аерым ротасы командиры Вячеслав Ермаков. 

    "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесен ачу тантанасында Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов, Татарстан Республикасы буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов, "Алдынгыларе хәрәкәте" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы Рәисе урынбасары Ләйсән Засыпкина катнашты һәм конкурска килгән командаларга уңышлар теләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Быел яшь юлхәрәкәте инспекторлары отрядлары төзелүгә 50 ел тулды. Ярты гасыр эчендә яшь инспекторлар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә үзләреннән зур өлеш кертә. Рөстәм Гарипов әлеге уңайдан укучыларга зур рәхмәтен әйтте. 
                Райондашларыбыз- "Крутые педали" командасы ярышларның беренче көнендә "Шәһәр" мәйданчыгында имтихан тотты. Бүген исә укучылар иҗади чыгышларын жюрига тәкъдим итте. Көн дәвамында тагын берничә төрле биремнәрне эшлиселәре бар. Айгөл Марат кызы  укучыларның биремнәрне бары үз көчләренә генә таянып үтәүләрен әйтте: 

- Ярышлар вакытында инспекторлар телефоннардан тулысынча ял итә, иртән үк элемтә чаралары җыеп алына. Кичкә әти-әниләргә шалтырату өчен таратыла. Балаларга мондый аралашу, бәйгедә белемнәрен бәяләү бик ошый. Оештыру югары дәрәҗәдә. Тукланудан да канәгать алар,- диде 

Райондашларыбызга уңышлар телибез, республика күләмендә дә сынатмассыз, югары баллар җыеп җиңүчеләр рәтендә булырсыз дигән ышанычта калабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев