Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

ҖИҢҮ ЮЛЛАРЫ: Актанышның яшь юл хәрәкәте инспекторлары машина йөртүчеләргә Георгий тасмалары таратты

Актаныш районы халкы бу көннәрдә аеруча бер дулкынлану хисләре белән яши- тиздән Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алабыз, бу олы бәйрәмгә зур әзерлек эшләре бара. Әмма бәйрәм шаукымы белән уяулыкны, игътибарны югалтырга ярамый. Актанышның ЮХИДИ идарәсе белән берлектә яшь юл хәрәкәте инспекторлары машина йөртүчеләргә юл кагыйдәләрен искә төшерделәр, берочтан 9 май белән котлап, «Җиңү көне» акциясе кысаларында Георгий тасмалары таратты.

«Георгий тасмасы» акциясен бүген яшь юл хәрәкәте инспекторлары дәвам итте. Актанышның икенче мәктәбенең ЮИД отряды, «Алдынгылар хәрәкәте» әгъзалары Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән Комсомол урамыннан узучы машина йөртүчеләргә имин юллар теләде, Җиңү бәйрәме белән котлап открыткалар бүләк итте. Шулай ук Георгий тасмаларын түшләренә беркетте.

Районыбызның ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев әлеге акциядә үзе дә катнашып, укучылар белән берлектә машина йөртүчеләргә киңәшләрен бирде. Ренат Радик улы фикеренчә, әлеге акция бик вакытлы.

Алда дүрткөнлек бәйрәм яллары. Ә ял вакытында күпләр тугарылып китә, таныклыксыз гына техника йөртүчеләр пәйда була, кайберәүләр кызмача баштан кыюланып руль артына утырырга мөмкин.

Ә юл хаталарны кичерми, бер мизгел, бер ваемсыз хәрәкәт үзегезнең, якыннарыгызның гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куярга мөмкин.

Хөрмәтле  машина йөртүчеләр, мототехника белән идарә итүчеләр, велосипедка утырган балалар һәм яшьләр, җәяүлеләр, беркайчан да уяулыкны югалтмагыз, юлларда сак йөрегез, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез. 

Актаныш районы территориясендә «Мотоцикл» операциясе дә дәвам итә. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдлар оештыра, алар тарафыннан мототехника йөртүчеләр аерым игътибарга алына. 

-Барлык юлда йөрүче райондашларга, бәйрәмгә кунакка кайтучыларга имин юллар телим, -диде Ренат Шәмсиев.

#ДорогиПобеды 

#ҖиңүЮллары

Ләйсән Газизова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ДорогиПобеды #ҖиңүЮллары