Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте

Бүген Актаныш районы хакимиятенең кече утырышлар залында әлеге комиссия вәкилләре киңәш корды.

Утырыш эшенә әлеге комиссия рәисе, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелек итте.

Көн тәртибе буенча 4 докладчы чыгыш ясады. Биредә район башкарма комитеты җитәкчеснең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Руслан Гарипров юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү җәһәтеннән башкарылган эшләр хакында сөйләде, Актаныш муниципаль районы территориясендә юл транспорт һаләкәтләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Ренат Шәмсиев, Яр Чаллы шәһәрендә «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль ДБУ начальнигы Сергей Карпов, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ ИАЗ бүлеге башлыгы урынбасары Раил Мөхәммәтҗанов һәм «Автотранспорт хуҗалыгы» муниципаль унитар предприятиесе директоры Әлхәт Рәхмәтуллин трибуна тоттылар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын алга таба да гамәлгә ашыру хакында сүз барды, максатлар һәм бурычлар билгеләнде.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия эшенең 6 айлык нәтиҗәсенә анализ ясалды. Әлбәттә, четерекле моментлар, башкарып чыгасы эшләр, уңай якка үзгәрешләр таләп иткән проблемалар да юк түгел! Комиссия рәисе Рөстәм Алмаз улы булган проблемаларның чишү юллары барлыгын ассызыклады, кимчелекләрне тиз арада бетерү ягына карарга кирәклеген әйтте.
Катнашучылар юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре, шулай ук төбәкнең автомобиль юлларында һәлакәтләрне киметү чаралары турында фикер алыштылар.

Тулырак алдагы материалларыбызда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев