Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юлларны саклау — көн таләбе!

Яр Чаллы шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсе җитәкчесе Резеда Гыйльметдинова Актаныш районының Юл куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында һәрвакыт актуаль проблемаларны күтәрә. Бу юлы да комиссия әгъзаларының игътибарын чишелеш сорый торган мәсьәләгә юнәлтте. Соңгы елларда авыр йөк машиналары аркасында юлларның җимерелүе мәсьәләсе аеруча кискенләште. Бу проблема юл хәрәкәте иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Резеда Рәҗәповна белән әлеге вәзгыять, контроль чаралары һәм аны хәл итү юллары турында сөйләштек

— Резеда Рәҗәповна, соңгы вакытта юлларның авыр йөк машиналары тарафыннан ватылуы турында мөрәҗәгатьләр бик күп. 

— Бу мәсьәлә бүгенге көндә бик актуаль. Юлларны авыр йөк машиналары тарафыннан җимерү очраклары буенча мөрәҗәгатьләрегез белән иң беренче чиратта Ространснадзор органнарына әйтергә киңәш итәбез. Алар, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашыннан башка да, транспорт чараларын туктатырга һәм тикшерергә хокуклы.

Ространснадзор хезмәткәрләре, кирәк булганда, безне дә эшкә җәлеп итә. Моннан тыш, дәүләт автоинспекциясе һәм участок уполномоченныйлары да әлеге юнәлештә эшләргә тиеш. Әмма, кызганычка каршы, соңгы елларда кадрлар җитешмәве бу эшнең нәтиҗәлелеген киметә.

— Әгәр транспорт йөртүчеләр контроль процедуралардан баш тартса, нинди чаралар күрелә?

— Әгәр авыр йөкле транспорт йөртүчеләр габаритлы контроль процедурасын узудан баш тарталар, яки контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләренә йөккә карата тиешле документларны күрсәтмиләр, шулай ук махсус рөхсәтләре булмый икән — мондый гамәлләрне закон нигезендә бик зур штрафлар көтә. Штраф күләме 600 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

— Сез Экология министрлыгы белән дә хезмәттәшлек итәсез дип беләбез. Бу эшчәнлек нидән гыйбарәт?

— Әйе, без Экология министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Аеруча язгы чорда йөк ташуга зур игътибар бирелә. Чөнки яз җитү белән карьерларның эшчәнлеге активлаша, һәм бу автомобиль юлларына пычрак чыгуга китерә. Нәтиҗәдә, юл хәрәкәте иминлеге турыдан-туры зыян күрә.

Карьер урнашкан муниципаль район яки авыл җирлеге чикләрендә юлга тоташу урыны билгеле таләпләргә җавап бирергә тиеш. Беренчедән, ул юл хуҗасы һәм дәүләт автоинспекциясе белән килештерелгән, каты өслекле юл булырга тиеш — вак таш яки асфальт белән капланган. Икенчедән, юл хәрәкәтен оештыру өчен кирәкле техник чаралар — юл билгеләре, яктырту баганалары — булырга тиеш. Өченчедән, карьердан чыкканда транспорт чаралары тәгәрмәчләрен юу пункты булуы мәҗбүри.

Әгәр санкцияләнмәгән, ягъни законсыз эшләүче карьерлар турында мәгълүмат булса, безгә һәм Экология министрлыгына хәбәр итүегезне сорыйбыз.

— Халыкка нинди өстәмә хезмәтләр тәкъдим ителә?

— Мәгълүмат өчен әйтәсем килә: без консультацияләр дә бирәбез. Моннан тыш, «Юл куркынычсызлыгы» ДБУ учреждениесе юл хәрәкәтен оештыру схемаларын эшләү буенча түләүле хезмәтләр күрсәтә.

— Сез яңа антивандаль камералар турында да телгә алдыгыз. Бу юнәлештә нинди яңалыклар бар?

— Әйе, антивандаль камералар инде гамәлгә кертелде һәм эшли башлады. Сезнең районда да аларны урнаштыру планлаштырылган иде — 1140 нчы чакрымда, Качкын борылышы тирәсендә. Әмма әлегә юл хәрәкәтен оештыруның расланган схемасы юк. Ә без мондый схемасыз камералар урнаштыра алмыйбыз.

Шуңа күрә дәүләт автоинспекциясеннән тиешле Юл хәрәкәтен оештыру оешмасыннан схемалар көтәбез. Бу мәсьәлә буенча Эльвир Харисовка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Без дә мондый хезмәтләрне түләүле нигездә башкарабыз.

— Камераларның нәтиҗәлелеген ничек бәялисез?

— Тәҗрибә күрсәткәнчә, машина йөртүчеләр камералар урнашкан урыннарга тиз ияләшә. Шуңа күрә, әгәр сезнең районда юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннар бар , һәм анда куркыныч ситуацияләр булуы ихтимал икәнен беләсез икән, без Административ хокук бозуларны автоматик рәвештә теркәү үзәгенә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Бу урыннар өчен юл хәрәкәтен оештыру схемалары эшләп, без аларны резерв нокталар буларак куллана алачакбыз. Шулай ук камералар урнаштыру өчен билгеләнгән урыннарны тиешле хәлдә тоту да бик мөһим. Елның җылы чорында — яз, җәй, көз айларында — анда кереп-чыгу мөмкинлеге булырга тиеш. Батып ятарлык булмасын. Кышын исә кардан чистарту зарур.

Әгәр камералар урнаштыру өчен әзер урыннар булса, без аларны Яр Чаллыдан күчереп китерә алабыз. Әмма моның өчен хезмәткәрләр һәм өстәмә урыннар булу шарт.

— Сүз ахырында, гомумән, юл иминлеген арттыру буенча фикерегезне әйтсәгез иде.

— Комиссия эшенең төп максаты — юл-транспорт һәлакәтләрен һәм юлларда имгәнүләр санын киметү. Бу максатка бары тик барлык ведомстволар, учреждениеләр һәм оешмаларның уртак, комплекслы эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Шул чакта гына без Татарстанның һәр торак пунктын яшәү өчен куркынычсыз һәм уңайлы территориягә әйләндерә алачакбыз.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев