ЮХИДИ хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы күпбалалы әти Данияр Гариповның гаиләсенә автокресло тапшырды
Автокресло- бала үстерүче гаиләләргә бик кирәкле җиһаз. Бүген Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев «Игътибар, балалар!» акциясе кысаларында, Иске Байсар авылында яшәүче күп бала әтисе, махсус хәрби операциядә катнашучы Данияр Гариповның гаиләсенә нәкъ тә шундый бүләк тапшырды.
Данияр һәм Светлана Гариповлар өч балалы тәрбияләп үстерәләр. Яңа уку елында олы кызлары Айзилә 8 нче сыйныфка, уллары Ислам 6 нчы сыйныфка укырга бара. Ә Әминәгә әле 3 кенә яшь.
Данияр Фәндүс улы хәрби операциядә яраланып кайткан, әлегә больничный отпускасында иде. Гаилә җылысы, балаларының өйне шаулатып уйнаулары, шатлыклы авазлары аңа терелергә көч бирә. Әтиләренең кайтуын өзелеп көткән балалар бер мизгелгә дә яныннан китмиләр, бигрәк тә кечкенә Әминә әтисенең чалбарына гына ябышып тора. Менә шундый илебезнең ирекле матур киләчәге өчен хәрби операциядә көрәшкән батыр солдатның гаиләсен кайгырту икеләтә куанычлы.
ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев алып килгән автоурындык Әминәгә тәгаенләнгән дә инде. Бүләкне кызчык бер күрүдән яратты, әтисе җиргә куюга шунда ук утырып та карады.
Район ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев билгеләп үткәнчә, балаларның юл кагыйдәләрен төгәл үтәве ата-ана тәрбиясеннән һәм үрнәгеннән тора. Ренат Радик улы һәр гаиләдә моңа тиешле игътибар бирергә кирәклеген әйтте.
- "Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында "Юл хәрәкәте куркынычсызылыгы" дәүләт бюджет учреждениесе булышлыгы белән автокресло бүләк итү- бик зур булмаса да, Гариповлар гаиләсенә ярдәм булып тора. Данияр бик күп ирләребез, егетләребез кебек үк илебез данын, илебез мәнфәгатьләрен яклап махсус хәрби операциядә катнаша. Киләчәктә сезгә- Гариповлар гаиләсенә куркынычсыз юллар телибез, - диде Ренат Радик улы.
Әнисе Светлана "Безгә бу автокресло бик кирәк иде, моңарчы гел кешедән алып тордык, гел-гел соравы уңайсыз", дип олы рәхмәтләрен җиткерде.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2023 елның җиде аенда республика юлларында 257 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда сигез баланың гомере өзелгән, 271е төрле тән җәрәхәтләре алган. ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Айзилә белән Исламны яңа уку елы башлану уңаеннан тәбрикләде, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче китаплар, белешмәлекләр, яктылык кайтаручы элементлар тулы сумкалар бирде.
- Балаларны автомобильгә бары тик махсус урындыклар белән генә утыртырга кирәк. Бу хакта барлык ата-аналар да белеп, аңлап, сабыйларның гомерен, сәламәтлеген кайгыртсын иде. Балалары өчен автокреслолар кулланмаучы әти-әниләр - җавапсызлар. Автокресло - бала тууга ук алына торган иң кирәкле әйбер. Ул барлык уенчыклардан да мөһимрәк. Баланың гомерендәге беренче машинада йөрүе - бала тудыру йортыннан кайтуы автокреслода булырга тиеш. Нинди машинада булуга карамастан - таксидамы, дусларыңның машинасындамы, туристик сәяхәттәме - һәрвакыт балаларыгызны автокреслога утыртыгыз,- дип Гариповларга да, шулай ук безнең сайтыбыз аша барлык райондашларга үтемле киңәшләрен җиткерде Ләйсән Рәзиф кызы.
Данияр белән Светлана Гариповлар гаиләләренең, балаларының иминлеген кайгыртып Актаныштан килгән ЮХИДИ хезмәткәрләренә тагын бер кат рәхмәтләрен әйттеләр. Юлга чыкканда нәни Әминәне бары тик автоурындыкка утыртачакларын, ә үзләре юл кагыйдәләрен һәрвакытта үтәргә сүз бирделәр.
Хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәшүче Данияр Гарипов белән тулы әңгәмәне әлеге сылтама буенча укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев