Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Калейдоскоп» театры балаларга юл хәрәкәте иминлеге бәйрәмен бүләк итте

Кышкы каникуллар алдыннан Байсар, Аккүз, Чуракай һәм Богады мәктәпләре укучылары юл хәрәкәте иминлеге темасына Чаллы шәһәреннән килгән «Калейдоскоп» театры тамашасын карадылар. Артистлар балаларга «Ачык куркынычлар лабиринтында» интерактив спектаклен тәкъдим итте. Әлеге күренеш юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүне чын бәйрәмгә әйләндерде.

 

Спектакль вакытында балалар театр күренешен карап кына калмыйча, уеннарда, конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар, үз игътибарлыкларын һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча белемнәрен тикшерделәр. Укучылар кызыксынып, артистларның сорауларына җавап бирде һәм интерактив биремнәрдә актив катнашты.

Мондый очрашулар тәрбияви әһәмияткә ия, балаларга иминлек кагыйдәләрен искә төшерә һәм театрга, мәдәнияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли. Күренешләр тәмамлангач, укучылар артистларга якты эмоцияләр өчен рәхмәт әйтте, иҗади уңышлар теләде һәм киләчәктә яңадан очрашу өметен белдерде.

«Калейдоскоп» театрының театр күренешләре балаларда иң җылы хисләр калдырды һәм кышкы каникулларга матур башлангыч бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев