Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Каникуллар имин үтсен: Актанышның икенче санлы мәктәбе бүген 597 укучысын җәйге ялга озатты

Бүген 2022- 2023 нче уку елының соңгы көне. Иртәгәдән балаларның җәйге каникуллары башлана. Балалар өчен дә, ата-ана һәм укытучылар өчен ял вакыты күңелле, бер үк вакытта зур җаваплылык таләп итә торган чор. Актанышның икенче санлы мәктәбе бүген, 31 май көнне 597 укучыны җәйге ялларга озатты.

           ЮХИДИ инспекторы Артур Фәвәҗит улы Җиһаншин һәм ЮХИДИның профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова  линейкада катнашып балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар.

          Бүген авыллардагы юлларда да машиналар бик күп хәрәкәт итә. Шуңа күрә каникуллар әле, дип бик тугарылмаска, юл әлифбасы кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәргә һәм игътибарлы булырга кирәк. Актанышның икенче санлы мәктәбенең "Крутые педали" командасы бу уңайдан яшьтәшләренә үрнәк. Алар районкүләм "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында катнашып юл кагыйдәләрен никадәр төгәл белүләрен һәм  зирәк куллануларын күрсәтеп җиңү яуладылар. Командабыз республика бәйгесендә дә сынатмады. Яшь ЮХИДИчылар велосипедта йөрү буенча ярышларда югары баллар җыюга иреште. "Крутые педали" командасыннан Алия Сираева велосипедта йөрү күнекмәләрен иң яхшы үзләштерүче булып танылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәп коллективы каршында Алияне һәм "Крутые педали" командасы әгъзаларын тәбрик иттеләр, аларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

           Җәй көне балалар велосипедта йөрергә ярата. Велосипед та, ике генә көпчәкле булуына карамастан, транспорт чарасы. Балалар велосипедта йөрү белән мавыгып кинәт олы юлга да килеп чыгалар һәм зур тизлек белән килә торган машинаны абайламыйча фаҗигага юлыгалар. Районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга велосипедта йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искәртеп үттеләр: велосипед рулен һәрвакыт ике кул белән тотарга, пассажирлар утыртмаска, машиналар йөри торган олы юлларны аркылы чыкканда игътибар белән генә чыгарга киңәш иттеләр.

          Май аеның җылы көннәре әллә яшьләрнең күңелен кузгатып җибәрде, Актаныш урманарында мопедка утырып җилдерүче үсмерләр еш күренә башлады. Инспекторлар мопедларның, скутерларның куркыныч транспорт төре булуын искәртеләр. Мопедларда 16 яше тулмаган балаларга йөрү рөхсәт ителми. Ә мотоциклда бары 18 тулгач, махсус таныклык белән генә йөрергә ярый.


               Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов укучыларга юлда йөрү кагыйдәләре белән беррәттән башка куркынычсызлык кагыйдәләрен дә үтәргә кирәклеге турында аңлатты. 

Балалар ата-аналарыннан башка гына урманнарга бармаска, сулыклар янына якын килмәскә тиеш;

 -  ташландык биналар, чүплекләр тирәсендә яки кеше аз йөри  торган аулак урыннарда уйнау катгый тыела;

- янгын куркынычы кагыйдәләрен саклау аеруча мөһим;

- хуҗасыз этләрне сыйпау яки котырту, таныш булмаган кешеләр килеп дәшкәндә, алар белән аралашу  тыела.


             Балаларыбыз каникулларда өр-яңа көчләр тупласыннар, аларның сәламәтлекләренә зыян китермичә, яңадан яраткан мәктәпләренә, сыйныфташлары, укытучылары янына исән-сау белем алырга килүләрен теләп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев