Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Каршы як полосага чыгу — юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләренең берсе

Актаныш районында 17 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр «Каршы як полоса» профилактик чарасы уза.

ЮХИДИ инспекторы Артур Зиганшин хәбәр итүенчә, чара юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан үткәрелә.

Практика күрсәткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләре еш кына машина йөртүчеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыга. Кайбер очракларда водителләр дәүләт стандартлары (ГОСТ) нигезендә урнаштырылган юл билгеләренә игътибар итмичә, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып китә. Нәтиҗәдә, каршы як полосада хәрәкәт итүче транспорт белән бәрелешләр теркәлә.

Каршы як полосага чыккан очракта административ җаваплылыгы каралган. Бер ел эчендә беренче тапкыр хокук бозу очрагында РФ КоАП 12.15 маддәсе, 4 өлеше буенча административ протокол төзелә. Бу очракта водителгә 7 500 сум штраф яисә 4–6 айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Әгәр дә машина йөртүче шул ук ел эчендә кабат хокук бозса, РФ КоАП 12.15 маддәсе, 5 өлеше нигезендә протокол төзелә һәм бер елга йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Рейдлар барышында инспекторлар шулай ук иминлек каешларын куллануны тикшерәләр. Кайбер водителләр каешны дөрес такмый — күкрәк өлешенә генә эләктерә, ә корсак өлеше сакланмыйча кала. Бу очракта РФ КоАП 12.6 маддәсе нигезендә штраф каралган: 1 500 сум, ә 30 көн эчендә түләнсә — 1 125 сум.

 

Моннан тыш, рейдлар вакытында исерек хәлдә руль артына утыручы водителләрне ачыклау да алып барыла.

Юл билгеләренә игътибарлы булу, иминлек каешын дөрес куллану һәм каршы як полосага чыкмау — һәркемнең иминлеге өчен мөһим. Юл-транспорт һәлакәтләре күбесенчә машина йөртүчеләрнең саксызлыгы һәм кагыйдәләрне үтәмәве аркасында килеп чыга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев