Кече авылларда да укучылар бар!
Кече авылларда да укучылар бар! Алар юл кагыйдәләрен яхшы белә, кызыксынып өйрәнәләр. Яңа Кормаш авылында бер зур гаилә булып эшчәнлек алып баручы мәктәп- бакча коллективы шәп чара уздырды,бу чарада әти- әниләр,абыйлар да читтә калмады. Юл йөрү кагыйдәларен бергәләп өйрәнәләр,матур эшчәнлек алып баралар алар.
Укытучы Фәридә Хафизова, тәрбияче Ләйсән Нуретдинова, мөдире Гөлнара Зиязетдинова, кече тәрбияче Фәния Зарипова- барысы бергәләп, бердәм көч белән эшчәнлекне алып барулары күренеп тора, төрле алымнар кулланып, алар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итәләр.
Кунак итеп чакырылган Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова коллективның бу өлкәдәге хезмәтен югары бәяләп кагыйдәләрне өйрәтүгә үз өлешләрен керткән бар кешегә ,коллективка зур рәхмәтләрен белдерде.
Ләйсән Рәдиф кызы әтиләр, абыйлар белән уен оештырып кичәне тагын да баетты, күркәмләндерде. Балаларга өстәл уеннары, яктылык кайтаргыч элементлар, эш дәфтәрләре, әтиләргә исә белешмәлекләр таратты. Бу очрашуда бик күп күрсәтмәлекләр әзерләнгән, кул эшләре, хәтта тәмле юл билгеләре дә бар иде.
Балаларга нарсә генә өйрәтсәң дә һәрвакыт әтиләрдән үрнәк ала, Яңа Кормашта әтиләр үрнәк күрсәтте!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев