Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Олылар үрнәгенә ияреп укучылар да тәртип бозды

«Игътибар, балалар!» акциясе кысаларында «Игътибар, җәяүле!» акциясе узды.

Ленин проспекты Актанышның иң күп машиналар хәрәкәте, урам киселешләре булган зур урам. Юлда йөрүчеләрнең исәнлеген, сәламәтлеген кайгыртып җәяүлеләр өчен махсус кичүләр ясалды. Кичүләрнең саны арта, чөнки бу проспект аркылы күпсандагы балалар, яшьләр технология техникумына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына бара. 

ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова яшь юл хәрәкәте инспекторлары- "Форпост" оешмасы әгъзалары белән җәяүле райондашларыбызны юл кагыйдәләрен үтәргә чакырып технология техникумы белән 1 нче санлы мәктәп аралыгында аңлатмалыклар таратты.

Кызганыч, Актанышта кайвакыт зурлар да кагыйдәләрне санга сугып бетерми. Җәяүлеләр кичүе якында гына урнашса да, урамның теләсә-кайсы өлешеннән чыгу очраклары кабатланып тора. Мәсәлән, акциядә катнашучылар үзләре дә моның шаһитлары булды. Велосипедтагы бер ханым  рәхәтләнеп юлның тиешсез урыныннан кистереп чыкты. Бу вакытта укучылар мәктәптән кайта иде. Олылар үрнәгенә укучылар да ияреп кагыйдә боздылар. 

ЮХИДИчылар тәртипсез юлчыларны туктатып кисәтү ясадылар. Бу гамьсезлекнең аяныч хәлләргә китерергә мөмкин икәнлеген аңлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев