Такталачык ата-аналарына ЮХИДИ инспекторлары: Һава торышы начар, юлларда бозлавык!
Юл кагыйдәләрен төгәл үтәү, транспорт белән идарә иткәндә сак һәм игътибарлы булу үзебезнең һәм баларыбызның исәнлеген-иминлеген тәэмин итү икәнлеген һәммәбез дә яхшы аңлый. Әмма гамәлдә башка төрлерәк шул без.
Ата-аналарны юл кагыйдәләре белән таныштыру, белгәннәрен ныгыту максатыннан Такталачык мәктәбендә район ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында әти-әниләр җыелышы узды.
2022-2023 уку елында Такталачык мәктәбе укучылары арасында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан кисәтү алган, протокол төзелгән бала теркәлмәгән. Әмма мәктәп директоры Алмаз Хаҗиев әйтүенә караганда, балалар юл кагыйдәләрен санга сугып бетерми. Бу балаларның гына гаебе түгел, ә ата-аналарның да тәрбия эшчәнлегенә игътибары җитеп бетмәүне күрсәтә.
ЮХИДИ инспекторы Артур Җиһаншин хәзерге вакытта һава торышының аеруча тотрыксыз, юлларда бозлавык барлыкка килүен, шуңа күрә һәлакәт куркынычы артуын җиткерде. Бала- өйдәге тормышның көзгесе. Әтисе, әнисенең тәртибен ул уйлап тормастан кабатлый. Шуның белән ике як та оттыра.
Артур Фәвәзит улы ата-аналарга балаларына һәрвакыт кагыйдәләрне үтәүне искәртеп торырга кушты. Юл фаҗигаләре турындагы статистика белән таныштырганда, "Берәү дә минем белән мондый фаҗига килеп чыгар дип уйламаган. Сез дә җиңел кармагыз, юл шаяруларны яратмый", дип, мисаллар белән кагыйдәләргә бармак аша кармаска чакырды.
ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова юл кагыйдәләрен өйрәтүне максат итеп куйган "Сакла" порталы белән таныштырды. "Сакла" порталында балаларның яшь үзенчәлегенә туры килгән мультфильмнар куелып, яңарып тора. Порталдагы кызыклы, мавыктыргыч биремнәрне чишеп бала кагыйдәләрне ятлап бетерә. Олимпиадалар да оештырыла. Ата-аналар кыз-улларын "Сакла" порталы аша юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтсәләр, төрле яклап оталар. Бердән, барысы да балалар яратып куллана торган мобиль чаралар аша башкарыла, икенчедән, укучылар вакытларын юк-барга сарыф итми, ә файдага үткәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев