«Тылсым» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәрес узды
«Тылсым» балалар бакчасында тәрбияче Харисова Лилия Маратовна балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен ныгытуга багышланган ачык эшчәнлек күрсәтте.
Яшь үзенчәлекларенә туры китереп үткәрелгән чара балалар өчен файдалы да шул ук вакытта мавыктыргыч та узды.
Алар бергәләп автобуста сәяхәт иттеләр, юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерүгә багышланган биремнәр чиштеләр,сорауларга җавап бирделәр ә иң ахырдан тәрбияче әзерләгән яктылык кайтаргыч элементларга ия булдылар.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова даими эшчәнлек алып барулары өчен бакча коллективына зур рәхмәтләрен җиткерде.
Акцияләр, конкурсларда видеороликлар белән актив катнашып килүче балалар бакчасының берсе ул " Тылсым"лылар.
Балалар эш дәфтәрләренә дә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев