Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Тылсым»да «Тәмле юл билгеләре»н сайладылар (фотолар)

ЮХИДИның пропаганда бүлеге республикабызда яшәүчеләрне юл кагыйдәләренә өйрәтү, аңлату буенча нинди генә чаралар уйлап тапмый. Соңгы елларда балалар бакчаларында «Тәмле юл билгеләре» бәйгесе оештырыла башлады. Быел исә әлеге иҗади конкурс районыбыз бакчаларында да узды.

Район үзәге, авыл җирлекләрендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бик рәхәт, үзенчәлекле конкурс булып чыкты ул "Тәмле юл билгеләре" бәйгесе.

Фантазиягә бай, аш-суга оста әниләр ниләр генә пешермәгән, җитез куллары белән өлгертмәгән- тортлар, чәкчәкләр, сурәтле печеньелар, башка тәм-томнар, салатлар ясап "Тылсым" балалар бакчасына алып килгәннәр.

Оста әниләргә, әлбәттә инде әтиләр дә, балалар да бик теләп булышканнар. Конкурсның таләбе буенча ризыклар гаилә белән, бигрәк тә балалар белән бергә әзерләнергә тиеш тә инде.  Мәсәлән Иске Богады авылы балалар бакчасына йөрүче Салиховлар ике төрле салат ясаган.

Салатларга "Светофор" һәм "Борылыш" рәсемнәре төшерелгән. Ислам белән Дамирның әниләре Анжела юл билгеләрен балалары тәкъдим итүен әйтте. Кая гына барсалар да малайлар бу юл билгеләрен ерактан ук таныйлар. Әтиләре Ришат балаларына кеччкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү бик мөһим дип саный:

- Машинага кереп утыру белән балаларны автокреслоларга утыртам, куркынычсызлык каешларын эләктерергә кушам. Юл аркылы чыкканда һәрвакыт балаларны беләзегеннән җитәкләп алып чыгабыз. Юлларда йөгерергә ярамаганлыгын, юл аркылы чыкканда башта уңга, аннан сулга карарга, машина, мотоцикл юклыгын күргәч кенә чыгарга кирәклеген аңлатабыз,- ди Ришат Салихов. 

 Салиховлар кебек йөзләгән гаилә "Тәмле юл билгеләре" конкурсында катнашу өчен аш-су әзерләгән. Бәйгенең төп шарты буенча ризыкларны фотога төшереп социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

Финал өлешенә иң күп лайк, комментарийлар җыйган конкурсантлар чакырылган. Шулай итеп икенче этапта "Тылсым" балалар бакчасында бүген иң-иң дип танылган 30 гаилә үз сый-нигъмәтләрен яклады, реклама ясадылар.

ЮХИДИның пропаганда бүлеге башлыгы Ләйсән Мөхәммәтова бу бәйгенең гаилә белән юл кагыйдәләрен өйрәтү, өлкәннәрнең балаларына үрнәк күрсәтүе, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуны күздә тотуын әйтте. 

- "Тәмле юл билгеләре"н беренче генә тапкыр оештырсак та, гаиләләр бик актив катнашты. Финалда катнашучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр әзерләдек. Беренче урынга лаек булган гаиләгә велосипедчы җыелмасы, икенче урынга плед һәм мендәр, өченче урынга зонтлар тапшырылачак,- диде Ләйсән Рәдиф кызы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев