«Умырзая» балалар бакчасында «Юл йөрү кагыйдәләре ярминкәсе» узды
«Куркынычсызлык атналыгы» кысаларында бүген «Умырзая» балалар бакчасының ишегалдында гадәти булмаган чара- «Юл йөрү кагыйдәләре ярминкәсе» узды.
Ярминкәнең максаты - уен рәвешендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен җиткерү, балалар травматизмын киметү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту.
Әти-әниләр һәм балалар игътибарлылык өчен уеннар, викторина, мастер-класслар, аша юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар. Чарада катнашкан һәр кеше педагоглар иҗади якын килеп ясаган значоклар, тәмле күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук үзенчәлекле фотозона бүгенге чараның бер бизәге иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев