Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше китә, җыры кала

Кайгылы хәбәр

Райондашыбыз,Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Роберт Фәссәх улы Сәлахиев вафат. Бу хакта районыбызның «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлем хәбәр итте.

 

 

Роберт Сәлахиев 1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туа. Урта мәктәп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Озак еллар агроном булып эшли. Шигырьләрендә дә туган туфракка, табигатькә, дөньяга мәхәббәт чагыла иде. 

 

Роберт Фәссах улының якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Шагыйребезнең авыр туфрагы җиңел,  урыны җәннәт түрләрендә булсын. Шигырьләре, халыкчан, киңкырлы иҗаты белән мәңге безнең күңелләрдә сакланыр.

Чыганак https://t.me/aktanysh_habar/19479

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев