Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше китә, җыры кала

Кайгылы хәбәр: Ришат Төхвәтуллин төркемендәге яшь биюче кукы ашап вафат булган

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин кайгылы хәбәр белән уртаклашты. Алар коллективы биючесе Азамат Заһиров вафат булган.

 

Күптән түгел Азамат туган йортына, Башкортстанның Борай авылына кайтып китә. Ришат Төхвәтуллин сүзләренә караганда, биюче, колхозның кырны химикатлар белән эшкәрткәнен белмичә, какы ашаган һәм агуланган. Химикатлар җил белән таралырга мөмкин.

Берничә көн Азамат үзен начар хис итә, температурасы күтәрелә. Биючене ашыгыч рәвестә хастаханәгә салалар. Гомерен саклап калу өчен табиблар соңгы сулышына кадәр көрәшә. 

"Ул коллективның йөрәге һәм горурлыгы иде. Без белгән иң якты, игелекле һәм ихлас кешеләрнең берсе. Аның таланты, энергиясе һәм җылысы безнең белән мәңгегә калачак. Аны белгән һәм яраткан һәркемнең туганнарының, дусларының һәм барлык кешеләрнең кайгысын уртаклашабыз", - дип язган Ришат Төхвәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев