Китте шагыйрь җан җылысын калдырып
Бүген Актаныш районы Усы авылында якташыбыз Рифкат Закиров истәлегенә багышлап «Китте шагыйрь җан җылысын калдырып» дип аталган бик зур чара узды. Әгәр исән булса, Рифкат Закировка 90 яшь тулган булыр иде.
Шагыйрь Рифкать Хәйдәр улы Закиров 1938 елның 16 июнендә Татарстанның Актаныш районы Усы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе Ватан сугышында һәлак булганлыктан, Рифкатькә дөньяның бар ачысын бик яшьли татып үсәргә туры килә. Сигез яшеннән көтү көтә, аннан колхоз эшенә җигелә. Җәен эшләп, кышын укып, урта белем ала. Соңрак Ерак Көнчыгышта Совет Гаване шәһәрендә һөнәри мәктәптә (ФЗӨ) укып, төзүче белгечлегенә ия була. Туган якларына кайткач, Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлап, туган авылында берничә ел механизатор булып эшли.
1959 елда язмыш борылмалары Р.Закировны Урал якларына илтеп ташлый. Ул Пермь өлкәсенең Гремячински шәһәрендә ун елга якын шахтада эшли, авариягә эләгеп, сәламәтлеген югалта һәм, туган якларына кабат кайтып, 1969–1971 елларда Актанышта чыга торган «Игенче даны» газетасында бүлек мөхәррире булып хезмәт итә. Өч елдан ул янәдән Гремячински шәһәрендә. Анда байтак еллар яшәп, 1983 елда, ниһаять, күңеле ашкынган Казанга килеп урнаша. Әүвәл Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында, аннан соң «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли.
Ул, әдәби иҗатка омтылган күпләрнең биографияләренә хас булганча, мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый. Еллар узган саен аның күңеле шигърияткә ныграк тартыла: авыр физик эш арасында булса да иҗат итәргә, күңел тирбәлешләрен, уй-хисләрен шигырь юлларында теркәп барырга тырыша. Шул омтылышның бәрәкәтле нәтиҗәсе буларак, узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» газеталары, «Казан утлары», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналлары битләрендә аның лирик шигырьләре даими басыла килә, 1968 елда иллеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» җыентыгында, аннан соң зур бер шәлкеме «Юл башы» (1972) исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла һәм, ниһаять, 1983 елда Татарстан китап нәшриятында «Шахтер моңы» исеме белән мөстәкыйль китабы дөнья күрә. 1987 һәм 1993 елларда шагыйрьнең тагын ике җыентыгы укучылар кулына барып ирешә.
Рифкать Закиров – лирик шагыйрь. Аның традицион татар шигыре калыбында, еш кына аралаш рифмалар кулланып язган шигырьләре нечкә моң-сагыш белән өртелгән, арада күңел халәтенең зарлы мизгелләрен, төшенкелек мотивларын чагылдырганнары да аз түгел.
Ул 2007 елда вафат була. Туган авылы зиратына җирләнә.
Р.Закиров – 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Шигырь бәйрәмендә Рифкат абыйның иҗатташлары- райондашыбыз, бик күп премияләр лауреаты, язучы, драматург Данил Салихов, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары, туганы Дөлфирә Кахирова һәм башка күренекле шәхесләр катнашып, талантлы шагыйрь турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Китапханәчеләрнең зонара семинарыннан фото-видеоларны "Актаныш-ФМ" радиосы диктор-корреспонденты, Рифкат Закировның туганы Фәния Рәшитова юллады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев