Татар эстрадасы артисты олы кайгы кичерә
Татарстанның атказанган артисты Рәнис Габбазов гаиләсендә зур кайгы. Җырчының әтисе - Рәис әфәнде вафат.
Гаҗәеп дәрәҗәдә ачык күңелле, гади, ярдәмчел, кунакчыл, бала җанлы кеше иде Рәис әфәнде. Рәниснең, аның гаиләсе, якыннары, иң беренче чиратта әнисе - Гүзәл ханымның тирән кайгысын уртаклашабыз.
Ходайдан сезгә күркәм сабырлык сорыйбыз. Рәис әфәнденең урыны оҗмах түрләрендә булсын! – дип язылган Ваһапов фондының телеграм каналында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев