Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең әнисе вафат
Хәния Фәрхинең әнисе Фәния ханымга 96 яшь туласы булган. Ул соңгы елларда төпчек кызы Фирүзә Ибәтуллина гаиләсендә Башкортстанда Тәтешледә яшәгән.
Җырчының энесе Нурисламның кызы Миләүшә Гыйлемханова сүзләренчә, Фәния апаны туган авылы Тәтешле районы Салаюа авылына җирләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев