Социалистик Хезмәт Герое Иманов Зөфәр Минтимер улы
2026 ел Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Туган як каһарманнарын искә алабыз.
Иманов Зөфәр Минтимер улы — Социалистик Хезмәт Герое.
1945 елның 1 гыйнварында ТР Актаныш районы Адай авылында туган.
1964—1967 елларда Совет Армиясе сафында хезмәт итә (йөкләүче-санаучы, Җирнең ясалма иярченнәреңнән берсенең очыш траекториясен исәпләүдә катнаша).
«КамАЗ» ААҖ ремонт-корал һәм пресс-рама заводларын төзү, җиһазларны урнаштыру һәм эшкә куюда катнашкан.
Детальләрне беркетү өчен коралларның беренче комплектларын җитештерүдә зур хезмәт куя.
1984 елда производство биремнәрен үтәүдә, социалистик йөкләмәләрне үтәүдә күрсәткән уңышлары һәм күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины (1999).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев