Ветераныбызны котлыйбыз!
Тыңламас авылының хөрмәтле ветераны Талипова Фәния Әмир кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен каршылады. Әлеге истәлекле юбилее белән аны котларга район үзәгеннән хөрмәтле кунаклар килде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов исеменнән РОНО мөдире Раниза Шакирова Фәния Әмировнага изге теләкләр теләп, бүләкләр тапшырды.
Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Расих Шәйхуллин да юбилярыбызны тәбрикләп, авыр сугыш еллары, аннан соңгы чорда җирлектә тырыш хезмәт куйган Фәния апага рәхмәт сүзләре әйтте.
Без дә чын күңелдән рәхмәт һәм хөрмәт сүзләренә кушылабыз. Фәния Әмир кызына ныклы сәламәтлек, якыннарының кайгыртучанлыгы, күңел күтәренкелеге, озын гомер телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев