ТИЗДӘН ӘНИЛӘР КӨНЕ: "Әни кирәк!" бәйгесе дәвам итә
Ноябрь аена кояш җылысы, матурлык, наз, ярату бүләк итүче бер бәйрәм бар- Әниләр көне! Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан “Актаныш-информ” “Әни кирәк!” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә иҗат эшләре килү дәвам итә. Без аларны "Актаныш-информ"ның ВК челтәренә дә урнаштыра барабыз. Җиңүчеләр сайттагы лайклар саныннан чыгып билгеләнәчәк.
Конкурсның таләпләре белән танышыгыз:
Катнашучылардан кадерле кешеләрегезгә багышланган шигырьләр көтәбез. Төп таләп: иҗат иткән шигырьләр 3 дүртьюллыктан артмаска (ягъни 3 куплетлы шигырь) һәм татар телендә булырга тиеш. Әлбәттә, әниегез белән бергә төшкән фотосурәтне дә без бик рәхәтләнеп сайтка урнаштырачакбыз.
Эшләрегезне 27 ноябрьгә кадәр aktanysh-rt.ru сайтына- "Бәйге-конкурслар" дигән бүлеккә, "Предложить нового участника" дигән тамгага басып үзегезгә урнаштырырга кирәк.
Конкурста 5 җиңүче aktanysh-rt.ru aktanysh-rt.ru сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнсә, берсен редакция сайлаячак. Барлык катнашучыларга электрон диплом-сертификатлар тапшырылачак.
Бүләкләребез- саллы, тизрәк иҗат илһамын чакырыгыз. Көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев