Актанышта патриотик рухта велойөреш узды
Россия көне уңаеннан районыбызда патриотик велоузыш узды. 27 км озынлыктагы маршрут велоспорт сөючеләрне, район активын һәм оешма вәкилләрен берләштерде.
Катнашучылар арасында — Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айгиз Магданов, шулай ук «Татмедиа» АҖнең «Актаныш-информ» редакциясе командасы да бар иде. Юлда велосипедчылар Такталачык, Чалманарат һәм Татар Ямалысы авылларында тукталыш ясадылар. Ямалыда хезмәт ветераннарының чыгышы аеруча дулкынландыргыч булды, алар катнашучыларга энергия, бердәмлек һәм киләчәктә уңышлар теләделәр. Катнашучыларны кайнар чәй һәм хуш исле коймак белән сыйладылар - җылы кабул иткәннәре өчен авыл җирлекләре башлыклары- - Илнур Хуҗинга (Такталачык) - Камил Әхмәтовка (Чалманарат) Лүзия Лотфуллинага (Тат. Ямалы) зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев