Качману сынамышлары
Бүген христиан динендәге халыкларның изге көне – Качману (Крещение) бәйрәме. Качману – Крещение, 19 гыйнвар көне православие динен тотучылар билгеләп үтә торган бөек бәйрәм. Аны икенче төрле «белем бирү көне», «яктылык көне» дип тә атыйлар. Бу көнне чиркәүләрдә келәү уза һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Бу процесстан соң су «Качманган» дип атала, аны ел буе саклыйлар. Ул авыруларны, күз тиюне дәваларга ярдәм итә, дип ышаналар.
Качмануда бәкедә су күп булса, язын елгада ташу көчле булачак дип ышанганнар.
– Качмануда ябалак-ябалак кар яуса, иген уңышы мул булачак.
– Качману салкыннары шулай ук муллык вәгъдә итә.
– Качмануга каршы төндә йолдызлар күп булса, җиләк уңышына, ә инде йолдызлар ялтырап янсалар, сарык маллары өчен уңай ел.
– Качманудан Май Чабуга (Масленица) кадәр — туйлар вакыты.
– Качману төнендә җыелган кар аяк ою, баш әйләнү, көзән җыерулардан дәва.
– Качмануда буран булса, Май Чабуда (Масленица) да көн шулай булачак.
https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kacmanu-synamyslary
:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев