Мари Суыксуы ансамбле «Семык-2026» республика бәйрәмендә катнашты
Мари Суыксуы авылының «Ший Памаш» ансамбле «Семык-2026» – мари халкының республика күләмендә уздырылган милли мәдәният бәйрәмендә катнашты. Әлеге чара Татарстан Республикасының Менделеевск районы Илнәт авылында үтте.
«Семык» бәйрәме – мари халкының иң кадерле һәм борынгы йолаларының берсе. Ул җәй башлануын символлаштыра, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта һәм ата-бабаларга булган тирән хөрмәтне чагылдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев