Актаныш

Актаныш районы

16+
Күпкырлы Россия

Раштуада кар яуса, иген уңышы мул була

7 гыйнварда христиан динен тотучылар Рождествоны (Раштуаны) бәйрәм итә. Татар керәшеннәре дә Гайсә пәйгамбәр туу көнен зурлап билгели.

Бу көнне иң тәмле сыйларны әзерлиләр, бер табын артына җыелалар, кунаклар килә, котлаулар яңгырый, бүләкләр тапшырыла.

Раштуа – ул Христосның туган көне. Изге китапта язылганча, аның тууы алдан ук билгеле була, юлаучыларга ул күктәге йолдыз булып күренә. Алар инде күптән коткаручы туачак дип тилмереп көтәләр. Йолдыз күрсәткән юл буенча мәгарәгә тап булалар, изге кыз Мариянең Аллаһ улын тудырганын күрәләр. Бала сарыклар тагарагында ята. Аңа алтын, асылташлар, ладан, кыйммәтле майлар кебек төрле бүләкләр алып киләләр. Ул вакытта Ирод исемле патша яшәгән. Халыкны коткаручы туачак дигән хәбәр, билгеле, аңа ошамый, борчуга кала. Аны үтерергә дигән фәрман да бирә, ләкин баланы саклап калалар. Шулай да, риваятьләргә караганда, 2 яшькә кадәр 12 меңнән артык сабый үтерелә.

Раштуа бәйрәменең нинди йолалары бар соң? Раштуага кадәр бер ай дәвамында христианнар ураза тота. Ит, сөт, йомырка ашау тыела, бары тик үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән тукланалар. Су, чәйне теләгәнчә эчәргә мөмкин.

6 гыйнвар төнендә ураза тәмамлана. Бу көн Раштуаны каршылауга әзерләнү белән үтә. Мунча ягыла, өй җыештырыла, матур, чиста киемнәр киелә. Кичке сәгать 11ләрдә төнге бәйрәм келәвен тыңларга чиркәүгә баралар.  Башта келәү әйтелә, бәй-рәм гыйбадәте үтәлә, аннары чистарыну була. Христосның каныһәм тәне итеп «Кагор» шәрабына манылган икмәк кисәге авыз ителә. Кешеләр бу вакытта үзләренең языкларын әйтә, догалар укыла. Раштуа вакытында чиркәүгә бару зарури. Керәшен чиркәүләрендә келәүләр саф татарча әйтелә. Шәм үлгәннәр рухына, үзеңнең, якыннарыңның сәламәтлеге өчен куела.


 

Күпьеллык күзәтүләрдән чыгып, Раштуа көненә карата халыкта төрле сынамышлар йөри.

Менә аларның кайберләре:

Бу көнне кар яуса, иген уңышы мул була.

Җил карны себертсә, байлык, муллык килә.

Өй кыегына кар ятса, арыш һәм печән биек булып үсә.

Буран булса, умарта оясы яхшы аера.

Раштуада агачлар бәсләнсә – бөртекле ашлык, төн аяз булса – борчак, чана юлы шома булса - карабодай уңа.

Тәрәзәдәге арышка охшаган бизәкләр аска таба салынып торса, яхшы уңыш булачагына ишарә.

Раштуадан соң һава ничек торса, Питраудан (12 нче июль) соң да шулай килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев