Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Хуш киләсең, Нәүрүз!

Нәүрүз бәйрәмен язны каршылау бәйрәме, дисәк тә ялгыш булмас. Кышны озатып, ямьле, җылы яз аен бергәләп җыр-моң, уен-көлке һәм төрлечә күңел ачулар белән каршылыйбыз. Бу темага багышланган хатны без мөхәрриятебез почтасына Әнәк җәмәгать үзәгеннән кабул иттек. Әнәклеләр ничек күңел ачканнар икән “Нәүрүз”дә?

Озын салкын кышны озату, ямьле язны каршы алу ягьни «Нәүрүз» бәйрәмен үткәрү борынгылардан калган йола. Шушы уңайдан Әнәк авылының җәмәгать үзәгендә бәйрәм чарасы булып узды. Кыш эле бирешергә теләмәсә дә бәйрәмне ямьләп язгы кояш җылы нурларын сипте.
Күңелләрне күтәреп музыка агылды, дәртле бию көйләре, җыр-бию, уеннар һич тынмады. Авыл халкы, ялларга кайткан кунаклар бәйрәмгә килде. Бер-берсенең хәлен сорашып гөрләштеләр. Өстәлләр ризыклардан сыгылып торды, самавыр күңелле чыжлап, тәм-томнар, кайнар коймак белән чәй эчәргэ чакыргандай тоелды! Шунда ук пылау пешә, кыздырылган шашлык тәмле исләр чыгара! Кыңгыраулы бизәлгән атларда Кыш бабакай үзенең вазыйфасын Яз кызына тапшырды. Бәйрәмгә ямь өстәп, авыл халкын зурлап килгән җитәкчеләр котлавы, матур теләкләр гөлләмәләре күнелләргә хуш килде. Озын сүзнең кыскасы халык рәхәтләнеп ял итте! 
Шушындый шәп бәйрәм чарасы оештырып халыкны, балаларны ял иттергәннәре өчен матди материаль яктан ярдәм күрсәткән hәм hәрдаим авыл тормышы, анын кешеләренең яшәеше белән кызыксынып торган челтәр компаниясенең генераль директоры Илшат Шәех улына, Ресурс-холдингның генераль директоры Рушат Фәндүс улына, агрофирма җитәкчесе Фаил Фәнис улына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! 

Язлар матур, җирләр уңдырышлы булып сөендерсен, муллыклары белән килсен Нәүрүз! Афәрин, әнәклеләр, һәрвакыттагыча шаулап-гөрләп бәйрәм итә беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев