Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кырлардан хәбәрләр

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов игенчеләребез хезмәтен югары бәяләде

Бүген Актаныш районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләр чәчүлек мәйданнарның торышы белән танышты.

 

Актаныш районында язгы кыр эшләре оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп башкарылды. Авыл хуҗалыгында барлык агротехник чаралар вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрелә. 

Бүген башкарылган язгы кыр эшләренә

 профессиональ күзлектән бәя бирелде. Сабантуй алдыннан була торган традицион басу карауларда район башлыгы Ленар Зарипов,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Әфка Сәрвәров,  хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр катнашты.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов игенчеләребез хезмәтен югары бәяләде:

 

Хуҗалыкларда чәчү кампаниясе тәмамланды.

Бүген хуҗалык җитәкчеләре һәм игенчеләребез белән басуларны карап чыктык. Быел һава торышы да уңай килде. Чәчү эшләре тоткарлыксыз, технологияне саклап башкарылды. Басуларыбыз бик матур. Инде булганны саклап, үзебез исән-имин булып, көздән мул уңышлар җыеп алырга язсын.

Руслан Усманов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев