Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кырлардан хәбәрләр

«Әнәк» агрофирмасында «Күкрәү» сортлы көзге бодай гектарыннан 56 центнер уңыш бирде

Актаныш районы игенчеләре үзенчәлекле табигать шартларында мул уңыш үстерү юлларын эзли. Барлык агротехник чараларны вакытында сыйфатлы башкару белән беррәттән яңа сортларны да уңышлы сыный алар. Мәсәлән, «Әнәк» агрофирмасында быел гына чәчелгән «Күкрәү» сорты гектарыннан 56 центнер уңыш бирде. Бу хакта «Әнәк» агрофирмасының урып-җыю эшләре белән танышырга баргач, баш агроном Айзат Фазуллин әйтте.

Күк йөзе ачылуга районыбыз игенчеләре тизрәк кырларга ашыга. Өлгереп тулышкан бодай башакларын тизрәк җыеп алу мөһим бурыч.

 "Әнәк" агрофирмасы комбайнчылары тиз көннәрдә 1500 гектар мәйданга чәчелгән көзге бодай уңышын җыеп алырга тырыша.  Агрофирманың  Айман бүлекчәсе җитәкчесе Газинур Латыйпов аяз вакытта кыр эшләре кичке чык төшкәнче дәвам итә, ди. Уртача уңыш  35 центнер. Агрофирма безнең үзенчәлекле табигать шартларына яраклашкан сортлы культуралар белән эшләүгә дә басым ясый. Мәсәлән, быел гына җир куенына иңдерелгән «Күкрәү» сорты  56 центнер уңыш бирде. Бу хакта "Әнәк" агрофирмасының  урып-җыю эшләре белән танышырга баргач, баш агроном Айзат Фазуллин әйтте. Әлегә бу сортны 85 гектар мәйданга чәчкән булганнар.

Аяз көннең минуты гына түгел, секундлары кадерле. Шуңа да комбайнчыларны тулы куәт белән басуларны иңләгәндә туктатуы да кыен. Һәрберсе сыйфатлы итеп, югалтуларсыз игеннәрне җыеп алырга ашыга. 

Урып-җыю компаниясендә  егерменче сезонын эшләүче Валерий Солтанов көн саен 15 комбайн бункеры тутырырга тырышабыз, ди. Яңгырлар бүлмәсә, комбайнчыларның исәбе- көзге бодайны бер атнада җыеп алу.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев