Актаныш

Актаныш районы

16+
Кырлардан хәбәрләр

Чәчердә уртача уңыш- 45 центнер!

Актаныш районы кырларындагы икмәк диңгезендә комбайн гөрелтесе тынып тормый. Көннәрнең кояшлы торуыннан файдаланып игенчеләребез өлгергән икмәкләрне тизрәк җыеп алырга ашыга. «Чәчер» ЯАҖ-ндәге урып-җыю барышы белән хәбәрчеләребез дә танышып кайтты.

Агроном Фирдәвис Гатин көн саен иртә белән басуларга чыгып дымлылыкны үлчи, әгәр дымлылык 13-14 проценттан артмаса, барлык кыр кораблары да эшкә керешә. Әлеге вакытта хуҗалыкта көзге бодай суктыру бара.

Чәчер басуларында 1130 гектар мәйданда көзге бодай җыеп аласыбыз бар. Шуның 450 гектарын суктырып алдык инде. Уртача уңыш 45 центнерны тәшкил итә,- дип сөйли баш игенче.

Берочтан борчак культурасын да покоска салалар. 700 гектар сугасылары бар. Комбайнчыларның кул тигәнне башка бөртеклеләр дә көтеп тора. Язгы бодай, көнбагыш һәм җитен культурасын җыеп алу төп максат. 

Көзге бодайны КЗСта иләп, саклауга куя баралар. Чәчер кырларында 6 комбайн эшли. Ашлык агымын 5 йөк автомобиле чират торып көтеп тора. Бөртеклеләрне ашлык чистарту- киптерү комплексына илтәләр. Анда хезмәтчәннәр чистартып саклауга куя.

 Һава торышы яхшы, уңыш та , Аллага шөкер! Исән-имин җыеп алырга язсын!- ди Фирдәвис Гатин.

Хуҗалык игенчеләре эш шартларынан канәгать. Ике тапкыр туклану оештырылган. 

Зилә Хәмәтнурова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев