Актаныш

Актаныш районы

16+
Кырлардан хәбәрләр

«Нур»ның уңыш нигезе- традицияләр һәм инновацияләр

2907 гектар чәчүлек җирләре булган «Нур» авыл хуҗалыгы берләшмәсендә кызу эш кайный. Быелгы уңыш елында хуҗалык кырларында бодай (760 га), арпа (360 га), кукуруз (324 га), борчак (70 га), солы (33 га) һәм күпьеллык үләннәр (568 га) игелә. «Алга куйган зур бурычларның күп өлеше үтәлде, әмма быелгы язгы чәчү җиңелләрдән булмады», ди игенчеләр.

Һава торышының үз кагыйдәләре

Язгы чәчүгә апрель азагында керештек, әмма яңгырлар чәчүне тоткарлады,- дип хуҗалык агрономы Зөфәр Сираев фикерләре белән уртаклашты. Кыенлыклар «Нур»ларны туктатмый: механизаторларның хезмәте өзлексез дәвам итә, кайберләре икешәр берәмлек техниканы иярли. 

Бөретеклеләрне Дилүс Шәрипов  Massey Ferguson тракторы белән җир куенына иңдергән. Шушы куәтле, зур егәрлекле техника белән  чәчү, тырмалау һәм культивацияләү эшләрен башкарган. Илдар Маликов һәм Хавил Гаттаров та кырлардан кайтып керми, язгы чәчү тулысынча аларга йөкләнгән.  

Көнбагышны өченче ел игәбез, һәм бу сезонда аның мәйданын 190 гектарга җиткердек. Нәтиҗәләр сөендерә, - дип билгеләп үтте Зөфәр Сираев агрономиядәге яңалыклар турында сорагач.


«Нур»да инновацияләр табигатьне кайгырту белән бергә үрелеп бара. 7 гектарда иссоп культурасын нәкъ умарталык янына чәчәләр. «Умарталык чәчүлек янындагы урманга урнаштырылган, ә үсемлекләрнең бер өлеше терлек азыгына китә", - дип аңлатты безгә агроном. килограмм тәэсир итү көчендә минераль ашлама тупланган

Җир игътибар таләп итә. Туфракны тукландыруга хуҗалыкта игътибар бар, быел басуларга 42 килограм тәэсир итү көчендә минераль ашлама кертелгән. 

Чәчү озакка сузылуга карамастан, «Нур да дисциплина һәм заманча техника югалткан вакытны компенсацияләргә ярдәм итәр дип ышаналар. "Иң мөһиме-тизлек түгел, ә сыйфат. Уңыш безнең ышанычны акларга тиеш", - дип сүзен йомгаклады Зөфәр Сираев. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев