Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

90 елдан соң азан тавышы: Яңа Җияштә Рафикъ мәчете ачылды

Бүген Актаныш районының Яңа Җияш авылында Рафикъ мәчете ачылды, 90 елдан соң беренче тапкыр азан тавышы яңгырады.

Яңа Җияш- Каратал авылы халкы элек- электән дини гыйлемле саналган. Авылның үз мәчете, мулласы булган. 1930 нчы елларда мәчетнең манарасын кискәннәр, бинасын мәктәп иткәннәр. Ниһаять, 90 ел үткәч, авылга иман нуры таратып манарасына алтын төсле ярымай куелган Аллаһ йорты төзелде, бүген ул үз ишекләрен ачты. Мәчет «Рафикъ» исемен йөртә.

2023 елның 8 мартында клубта авылдашыбыз Рафикъ Сәхабетдинов белән мәчет төзетү буенча сөйләшергә, киңәшергә уйлаган идек. Әмма ул барыбызны да сискәндереп кинәт 3 март көнне вафат булды. Бөтен авыл, район өчен зур югалту булды ул. Чөнки Рафикъ улыбыз бик нык ярдәмчел, авылда нинди генә нинди генә эш эшләнмәсен, юл салумы, һәйкәл төзүме, зиратларны коймалаумы, иң беренче булып төрле яклап булышты. Авыл өчен җанын бирергә әзер патриот иде ул. Аның вафатыннан соң без- авылдашлар мәчетне төзергә, аңа «Рафик» исемен бирергә булдык. Рафикъның туганнары, гаиләсе, уллары, хатыны мәчет төзүне үз өсләренә алдылар,- ди авылның аксакалы Марсель Харисов.

Мәчет бер ел дигәндә бик матур булып сафка баскан. Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов Яңа Җияш авылы халкын, мәчет ачу тантанасына килгән кунакларны истәлекле көн уңаеннан тәбрик итте. Кешелекле, ярдәмчел, якты күңелле шәхес Рафикъ Сәхабетдиновның Актаныш районы авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә керткән өлешенең бик зур булуын әйтте. Ул җитәкләгән «Чишмә» хуҗалыгы әле дә ныклы нигездә, терлекчелек, игенчелектә һәрвакыт алдынгы позицияләрне били. Хәзер хуҗалык белән аның улы Ренат Сәхабетдинов идарә итә.

Рөстәм Алмаз улы мәчет төзетүдә ярдәм иткән барлык иганәчеләргә зур рәхмәтен белдерде. Авыл халкын мәчетне буш тотмаска чакырды, биредән кеше өзелмәвен теләде.

Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Рөстәм Ильясовның теләкләрен тагы да куәтләп мәчеткә йөрүнең, намаз укуның никадәр саваплы гамәл икәнлеге турында вәгазь укыды. «Рафик» мәчетен төзеткән барлык иганәчеләргә үзенең рәхмәт хатын, изге «Коръән» китапларын бүләк итте. 

Читтә яшәүче авылдашлар исеменнән рәхмәт сүзләрен Рузил Исламов җиткерде.

Актаныш районының почетлы гражданы, «Ташкын» хуҗалыгын озак еллар җитәкләгән Рәүхәт Салихҗанов алда сөйләүчеләрнең сүзләрен дәлилләп, Рафикъ Вәгыйзь улының хуҗалык хезмәтчәннәрен тоткарлыксыз яхшы хезмәт хакы, уңайлы эш шартлары белән тәэмин итүен, кем генә нинди гозер белән килсә дә уңай хәл итүен искә алды. Аккүз авыл җирлегенә дә, туган авылы Яңа Җияштә яшәүчеләргә дә аның ярдәме белән бик күп социаль уңайлыклар тудырылган. 

Мәчетне төзүдә башлап йөргән Рафикъ абыйның энесе Камил Сәхабетдинов биредә укылган азан, догалар барлык бакыйлыкка күчкән авылдашлар рухына дога булып барыр, дигән өметтә. Мәчет төзетүгә саллы ярдәм күрсәткән «Доктор-Дизель» компаниясе генераль директоры Сәгыйрьҗан Шәйхразыевка, авыл җанлы Яңа Җияш егете Илһам Төхвәтуллинга һәм аның дусларына, барлык авыл халкына, читтә яшәгән авылдашларга, тантаналы чарага килгән кунакларга рәхмәт белдерде.  

Иңнәрен иңгә куеп рәт-рәт баскан ир-атлар көндезге намазга изге дога сүзләрен –  «Аллаһу Әкбәр Аллаһу әкбәр лә иләһә илләллаһу уәллаһу әкбәр аллаһу әкбәр үәлилләһил хәмд» дип тәкбир әйтә-әйтә кызыл тасмаларны кисеп мәчет эченә үттеләр.  Беренче намаздагы кебек мәчет эче һәрвакыт халык белән тулып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев